Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы ветераннарыбызны зурлый

Авыл хуҗалыгы техникумы янындагы Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган тантаналы чара тәмамлангач, җиңел машиналарга утырган ветераннар Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына юл тоттылар. Батырлар хөрмәтенә төп чаралар әнә шунда узачак.

Әтнә урамында бу кадәр күп халыкны күргәнем юк иде әле. Тирә-якта музыка, җыр, тантаналы шигарьләр һәм “Ур-ра” авазлары берөзлексез яңгырап тора. Табигать тә рәхәтләнеп бәйрәм итсеннәр дидеме, искиткеч матур көн бүләк итте.

Машиналар күренүгә үк юлның як-ягын Әтнәдә эшләүче хезмәткәрләр һәм Олы Әтнә халкы чолгап алды. Ачык тәрәзә аша ветераннарга чәчәк бәйләмнәре, төрле төстәге шарлар гына сузып калмадылар, кемнәрдер кулларын сузып күрешеп булса да калырга ашыкты. Ветераннар машина эченнән булса да, халыкка бәхетле елмаю бүләк иттеләр, алар да ихлас куанып кул изәп сәламләделәр.

Алар артыннан ук саф-саф булып, тигез рәттә кабат ветераннар атлый... үзләре булмаса да, аларның оныклары, балалары, туганнары, дуслары һәм танышлары баш очына күтәргән портретлары атлый! Искиткеч матурлык, тантана, гаделлек билгесе бу. “Үлемсез полк” быел аеруча күп кеше туплаган...

Бәйрәм дәвам итә. Тантаналы чарадан репортажлар белән таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев