Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә уртасында утрау

Олы Әтнәнең Кустарь урамында яшәүчеләр сүзе бу. "Чиста су" хәл итте безне, дөнья белән элемтә өзелде", - дип дәвам итәләр. "Сеңелем, тыңлап бетер, телефонны куя күрмә. Аноним шалтыратмыйбыз, 11нче йортта яшәүче Сания әби Мостафина бу. Янәшәмдә күршеләрем (исем-фамилияләрен саный), урамыбыздагы бөтен кешенең исемен язсаң да була. Озын кунычлы резин итегең...

Олы Әтнәнең Кустарь урамында яшәүчеләр сүзе бу. "Чиста су" хәл итте безне, дөнья белән элемтә өзелде", - дип дәвам итәләр.

"Сеңелем, тыңлап бетер, телефонны куя күрмә. Аноним шалтыратмыйбыз, 11нче йортта яшәүче Сания әби Мостафина бу. Янәшәмдә күршеләрем (исем-фамилияләрен саный), урамыбыздагы бөтен кешенең исемен язсаң да була. Озын кунычлы резин итегең булса үзең килеп кит, кыскасы белән үтә алмассың, чөнки урамыбыз йөрерлек түгел. Авырыйм. Өч көн инде "Ашыгыч ярдәм" чакыртам. Кызлар төшеп, укол кадап, ярдәм күрсәтәләр. Больницага ятып, дәваланырга кушалар. Бик ятасы, урам аша чыга алмыйм, машина керә алмый...",- дип сөйли. Янәшәсендә утырган күршеләренең: "Суны әйтмәдең бит әле.." дигән тавышлары яңгырап тора. Монысы идән астына төшкән су. Илсия апа Галиәхмәтованың идән асты тулы су, бер анда гына да түгел. "Бәрәңге сала алмыйм",- ди. "Чиста су" безнең идән астыннан чыгарга тиеш түгелдер инде ул",- дип шаяртырга да көч табалар әле үзләре. "Менә шундый галәмәт, әле суын күреп буламы-юкмы, җәфасы җитте. Артыгын бик эшли алмаслар, хет тигезләмәсләр микән? Адәм йөрерлек хәлгә китерсәләр, без риза инде", -дип төгәлләп куялар. Шушы урам аркасында "Өлкәннәр көне"н дә күрә алмаганнар.

"Беркая бара алмыйбыз", диюләре дә арттыру түгел. Ялган да сөйләмиләр, чынбарлык бу. Тагын да куркынычы күпергә кадәрге (үзәктән больницага турыдан менә торган юлны күз алдына китерегез) арада яшәүче 19 хуҗалыкта яшәүченең 12се - инвалид. "Үзем санап утырдым, группалары гына төрле",- ди Сания апа. Ни булмас, һава торышының сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә тәэсир итүен һәркайсыбыз белә. Әлеге урам аша үтә алмыйча үзем дә кире борылып кайттым. Итек кунычы озын булса да, туңып җебегән, тау-тау өелгән балчыкка керергә куркыта. Чөнки аска суыра. Урамга җөрьәт итеп кергән машиналар да берсен-берсе тартып азап чигә. Ике метр тарлыктагы урамның уртасыннан казып киткәннәр. Күмелгән булган. Яңгыр ява торгач, иңгән, кайда нәрсә икәнен дә абайларлык түгел. "Чиста су" программасын тормышка ашыру өчен, 2,5 километр җире казылды урамның. Анысы да авыр барды, казыган җирдән су чыкты. Беләбез, дөрестән дә үтә торган түгел. Бу хакта район җитәкчелеге дә белә. Берничә тапкыр сөйләштек бу хакта. Җир аз гына туңдыру белән ОАО "Татавтодор"Арча филиалы Әтнә участогы тракторы кереп тигезләячәк",- ди коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Рамил Сәфәров белән Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев.

Кара көндә кара икмәк күз алларын яктырта, дип яза шагыйрь. Соңыннан су кергәч, бәлки асфальт та салыныр әле урамга. Тик зур эшләр ашыгып эшләнми шул. Бүгенгесе читен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев