Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә уҗымнары ни хәлдә икән

Үзгәрүчән һава торышы уҗымнарга тәэсир итәрме? Быелгы кыш шактый «үзенчәлекле» булуы белән аерылып тора. Декабрь ае кырларны карсызлык белән сынаса, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Шуңа да карамастан, һава торышы уҗымнарга зур зыян китергән дияргә иртәрәк. Һәркемгә мәгълүм: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре декабрь-гыйнвар айларын тирән борчуда уздырды. Декабрьдә алар...

Үзгәрүчән һава торышы уҗымнарга тәэсир итәрме?

Быелгы кыш шактый «үзенчәлекле» булуы белән аерылып тора. Декабрь ае кырларны карсызлык белән сынаса, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Шуңа да карамастан, һава торышы уҗымнарга зур зыян китергән дияргә иртәрәк.

Һәркемгә мәгълүм: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре декабрь-гыйнвар айларын тирән борчуда уздырды. Декабрьдә алар басуларда кар юк дип кайгырышса, гыйнвар башындагы салкыннар борчуларын арттырды гына. Ул чагында салкыннарның уҗымнарга зыян китерерү ихтималы турында Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре дә фаразлаган иде.

- Быел уҗымнар кышка уңышлы керде. Сентябрь ае шактый кызу булды, шуңа шикәр күләме дә югары иде. Тик менә хәзерге вәзгыять безне бераз борчуга сала. Һава торышы көзге культураларга уңай йогынты ясамый, билгеле. Хәзерге вакытта басу-кырларда чын мәгънәсендә «бутерброд» - боз, кар, боз, кар... Әгәр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң һава температурасы кинәт төшә башласа, кардан бушаган кырларга зыян килергә мөмкин, - дигән иде галимнәр.


Үсемлекләр тирән йокыда

Аларның фаразлары чыннан да дөрес булып чыкты. 2016 ел республикага -25, -30 градуслы салкыннар алып килде. Шунысы сөенечле: бу вакытка республикада кар явып, басулар кар белән капланырга өлгергән иде инде...

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе
Марсель Таһиров сүзләренчә, гыйнвар азагындагы салкыннар уҗымнарга бернинди дә начар йогынты ясый алмый. Хәзер алар «тирән йокы»да.

- Карның калынлыгы төрле җирдә төрлечә. Мәсәлән, Әгерҗедә ул - 60-70 сантиметр, Арчада шулай ук бик әйбәт. Кар катламы бераз юкарак булган районнар да юк түгел. Гомумән алганда, Татарстанда карның уртача калынлыгы хәзерге вакытта якынча 50 сантиметр тәшкил итә. Бу - бик яхшы күрсәткеч. «Ике сантиметр кар бер градус салкынны тота», - диләр. Шул рәвешле, хәзерге салкыннар уҗымнарга кадәр берничек тә төшеп җитә алмый, - дип аңлатты белгеч.


Районнарда хәлләр ничек?

Моның шулай булуын районнарда да ассызыклыйлар. Актаныш районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовсүзләренчә, хәзерге вакытта уҗымнарның хәле борчу тудырмый:

- 2015 елда туфрак дымны соңгы 10 елда беренче мәртәбә бик зур күләмдә туплады. Уҗымнар кышка ныгып, шикәрне тиешле күләмдә җыеп керде. Декабрь ае җылы булу сәбәпле, кар эреп, кар сулары агып торса да, уҗымнар вегетация чорын вакытында туктатып, кышны уңышлы каршы алды.

Актаныш басуларында кар катламы да яхшы икән. Аның калынлыгы бөтен җирдә дә бертөрле. Шуңа күрә 30 градуслы салкыннар уҗымнарга начар йогынты ясамаячак, дип ышандыра җитәкче.

Сарман районында карсызлык проблемасы бөтенләй булмаган. Белгечләрне исә башка мәсьәлә борчылырга мәҗбүр иткән.


Илнур Салихов, Сарман районының баш агрономы:


- Бездә кар тиз ятты. Казан тирәсендәге районнар гына карсызлыктан интекте бит ул. Шулай да, безне башка мәсьәлә борчыды: кар ятканда туфрак туңарга өлгермәгән иде әле. Нәтиҗәдә, уҗымнардагы шикәр күләме кимеде. Сентябрь-октябрь айларында аның күләме 33 процент булса, декабрьдә 25 процентка кадәр төште. Гыйнвар башындагы салкыннар гына уҗымнарның хәлен яхшыртты. Әлеге салкыннар булмаса, уҗымнар язга чаклы юкка чыгып бетәр иде.

Шул рәвешле, уҗым басулары быелгы кышны шактый уңышлы узар, дигән өмет бар. Һава торышы мөмкинлек бирсә, уңыш та мулдан булыр, дип ышана җитәкчеләр.


Гомумән алганда, республикада уҗымнарның нибары 12-16 проценты гына яңадан чәчелә. Бу - «табигый үлем» дип атала. Уҗымнар иң күп юкка чыккан чор 2010 елга туры килгән. Бу елда уҗым басуларының 56 проценты (!) яңадан чәчелгән.


Рәмзия ЗАКИРОВА (Интертат.ру)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев