Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә уңышы югары

Урып-җыю Татарстанның 7 районында гына калып бара.

Әйтик, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан күренгәнчә, 17 сентябрьгә иң зур уңыш Балтач районында, монда һәр гектардан - 38,4, Актанышта һәр гектардан уртача 32,4 центнер уңыш алдылар. Республика фонында безнең уңыш та сизелерлек югары.

20270 мең гектар мәйданда 63,4 мең тоннага якын иген җыеп алдык. Уртача һәр гектардан - 31,3 центнер! Бу бер караңгыдан икенчесенә кадәр басудан кайтып кермәгән комбайнчыларыбыз, көне буе басу - ындыр табагы юлын таптаган шоферларыбыз, көнен дә, төнен дә амбарда көч куйган колхозчыларыбыз, интеллигенция вәкилләре, мәктәп укучылары тырышлыгы нәтиҗәсе. Күрсәткечләрне күршеләрнеке белән чагыштырып карыйк. Арчада уңыш һәр гектардан - 25,3, Кукмарада - 24,0, Биектауда - 23,6, Сабада 30,2 центнер тәшкил итте.

Татарстан буенча уңыш 99 процент мәйданнарда җыеп алынды. Амбарларга 3 миллион 505 мең 600 тонна ашлык урнаштырылды. Уртача уңыш һәр гектардан 22,7 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев