Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә вандаллары

Иртән эшкә килүгә редакциябезнең техник хезмәткәре: "Үзегез карагыз әле", - дип, бакчага чакырды. Редакциянең капка-коймасы урыны белән бөтенләй булмаган, әмма таза бәдрәфе калкып торган арткы өлешен үзара яратып әнә шулай бакча дип атыйбыз. Котельня аша урамга чыгуга сәер хәлгә тап булдык. Безне җирдә аунап ятучы, койманың әле төзек саналган өлешеннән...

Иртән эшкә килүгә редакциябезнең техник хезмәткәре: "Үзегез карагыз әле", - дип, бакчага чакырды. Редакциянең капка-коймасы урыны белән бөтенләй булмаган, әмма таза бәдрәфе калкып торган арткы өлешен үзара яратып әнә шулай бакча дип атыйбыз.

Котельня аша урамга чыгуга сәер хәлгә тап булдык. Безне җирдә аунап ятучы, койманың әле төзек саналган өлешеннән кубарып алып салган коймалар, ватык градусник, көрәк саплыгына охшаш, әмма кыска, түгәрәк агачлар, ламинатлап элеп куйган "ВХОД ВОСПРЕЩЕН" кәгазе ертыклары каршы алды. Яңа гына эшкә килеп, рәсми рәвештә "ике машина утын" саналган редакциябез һавасына әле ияләшеп җитмәгән башка мизгел эчендә: "Җимерергә уйлаганнар, вандаллар!" дигән фикер кереп оялады. Теге көрәк саплыгына охшаш таякларны күргәч, "Городок" уйнамадылармы икән дип тә уйладык. Таякны ыргытып ялгыш градусникны бәреп төшергәннәр дә, ялгышуларына оялыпмы, ачулары чыгыпмы коймаларны кубарып җенләнгәннәр. Хәзер әнә шул җен ияләренең кемнәр икәнен ачыкларга иде. Билгеләре бар: беренчедән, бик күп сыра шешәләре калдырганнар. Икенчедән, бармак эзләре дә булырга тиеш! Һәрхәлдә, таш баганага тимер чыбык белән чолганган аратага 150ле кадаклар белән беркетелгән ул коймаларны аяк белән тибеп кенә бәреп чыгарырлык түгел.

Эзләргә иде ул вандалларны! Ни дисәң дә, әлегә шул "ике машина утын"нан беркая китә алмыйбыз, без аңа береккән инде, күрәсең.

Җәмәгать, вандалларны күрүче, ишетүчеләр булгандыр, безгә дә хәбәр итегез әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев