Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветераннары “Балкыш”та балкыды

Кичә Арчада "Балкыш" фестиваленә катнашучыларның зона туры узды. Арча халкы биш район - Лаеш, Балык Бистәсе, Биектау, Арча, Әтнә ветеарннарының чыгышын карап хозурланды. - Арчада безнең 12 кешедән торган "Сөмбелә" ансамбле (җитәкчесе Рамил Шәрәфиев) чыгыш ясады. "Аларның "Туган җиреңнән китмә", "Сөлге чигәм" җырларын яратып кабул иттеләр. Шулай ук Равил Хөснетдиновның...

Кичә Арчада "Балкыш" фестиваленә катнашучыларның зона туры узды. Арча халкы биш район - Лаеш, Балык Бистәсе, Биектау, Арча, Әтнә ветеарннарының чыгышын карап хозурланды.

- Арчада безнең 12 кешедән торган "Сөмбелә" ансамбле (җитәкчесе Рамил Шәрәфиев) чыгыш ясады. "Аларның "Туган җиреңнән китмә", "Сөлге чигәм" җырларын яратып кабул иттеләр. Шулай ук Равил Хөснетдиновның "Эскадрон", Тәслимә Исмәгыйлеваның "Безнең күңелләр", Габделбәр Каюмовның "Авылым", Равзетдинова Надиянең мөнәҗәт әйтүен, Сабирова Маһинурның "Татар халык биюе"н, Зарипов Фирдәвес белән Фарис Биккининның татар халык көйләренә тезмә уйнауларын да алкышларга күмделәр. Республика ветераннар советы рәисе Хәбир Газиз улы Иштирәков һәр катнашучыга рәхмәт әйтеп, диплом тапшырды", - дип куанычы белән уртаклашты районыбызның ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев