Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветераннары хөрмәтле

Әтнә ветераннары хөрмәтле Шушы көннәрдә Комыргуҗа урта мәктәбендә авыл җирлегенә кергән авылларда гомер итүче тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге чараны бәйрәмгә әйләндерү өчен оештыручылар байтак тырышканнар. Тантана башланганчы Әтнә больницасы табиблары март аенда күренә алмаучыларның сәламәтлеген тикшерделәр. Медаль тапшыру чарасында үзебезнең җитәкчеләр белән бергә...

Әтнә ветераннары хөрмәтле

Шушы көннәрдә Комыргуҗа урта мәктәбендә авыл җирлегенә кергән авылларда гомер итүче тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге чараны бәйрәмгә әйләндерү өчен оештыручылар байтак тырышканнар. Тантана башланганчы Әтнә больницасы табиблары март аенда күренә алмаучыларның сәламәтлеген тикшерделәр. Медаль тапшыру чарасында үзебезнең җитәкчеләр белән бергә район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов та катнашты. "Сез безнең өчен бик кадерле... Чабаталы килеш кешелек алдындагы бурычларыгызны намус белән үтәдегез, шуның өчен рәхмәтебезне кабул итегез",- диде ул. Концерт карап, мул табыннар артында тәм-томнар белән чәй эчтек, соңыннан барлык ветераннар Мәрҗани музеена кердек, истәлеккә фотога төштек. Җирлектәге 30 тыл ветераны исеменнән рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз",- дип яза өлкән хәбәрчебез

Мөршидә Ваһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев