Әтнә таңы

Әтнә ветераннары картаймый

Әтнә ветераннары картаймый ....Районыбызның Ары авылында Казан шәһәренең "Картаямыни соң йөрәк" дип йөртелгән ветераннар клубы үзешчән артистлары булып, чыгыш ясап китте. Искитмәле программа күрсәттеләр алар. Элеккечә баянга җырлап, үзләренең моңлы тавышлары белән күңелләрне эретеп, бер дигән концерт куеп киттеләр. - Юмор хисенә, моңлы, дәртле җырлы программалары белән, безгә күңелле яллар...

Әтнә ветераннары картаймый

Реклама

....Районыбызның Ары авылында Казан шәһәренең "Картаямыни соң йөрәк" дип йөртелгән ветераннар клубы үзешчән артистлары булып, чыгыш ясап китте. Искитмәле программа күрсәттеләр алар. Элеккечә баянга җырлап, үзләренең моңлы тавышлары белән күңелләрне эретеп, бер дигән концерт куеп киттеләр.

- Юмор хисенә, моңлы, дәртле җырлы программалары белән, безгә күңелле яллар бүләк иткәннәре өчен, үзебезнең кичерешләребезне аларга да җиткерәсебез килә. Моң чишмәгез мәңге саекмасын! Кунакларыбызга үзенең җылы сүзләрен, тәэсирләрен, Әтнәдән кайнар сәламнәрне районыбызның ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов җиткерде. Аларга хөрмәт йөзеннән бүләк итеп, "Яралы балачак" китабын тапшырды. Гүзәл, мөлаем күңелле апа - абыйлар белән безне таныштырганы, очраштырганы өчен, үзебезнең якташ егетебез, дустыбыз Азат Фазылҗановка авыл халкы, тамашачылар исеменнән зур рәхмәтен әйтте, - дип хәбәр итте Арыда яшәүче хәбәрчебез Фидаил Кадимов.

Кунакларыбыз белән бергә бер сәхнәдә кабатланмас чыгышы белән үзебезнең Ары авылы ветераны Раузалия апа да авылдашларына үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Җиңү бәйрәмнәре гөрләп узып китсә дә, бу концерт бәйрәмнең дәвамы. Бу җылы хисләр безнең күңелләребез дә озак сакланыр әле....

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: