Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветераннары, рәнҗемәгез безгә!

Рәнҗемәгез безгә, ветераннар! Рәнҗемәгез безгә, ветераннар, Гамьсез, мәнсез, кыйбласызлар, диеп. Замананың саксыз җилләренә Иңрисездер, чал башыгыз иеп. Кимсенәсез булыр, ветераннар, Җиңү, диләр, имеш, сафсата. Вөҗдансызлар баскан бу дөньяда Акылсызлар итә тантана. Батырларны илбасарлар диеп, Тарихларны борып кирегә, Иманыннан азат яңә дәвер Мылтык төзи туган иленә. Борчыласыз сез дә, ветераннар -...

Рәнҗемәгез безгә, ветераннар!

Рәнҗемәгез безгә, ветераннар,

Гамьсез, мәнсез, кыйбласызлар, диеп.

Замананың саксыз җилләренә

Иңрисездер, чал башыгыз иеп.

Кимсенәсез булыр, ветераннар,

Җиңү, диләр, имеш, сафсата.

Вөҗдансызлар баскан бу дөньяда

Акылсызлар итә тантана.

Батырларны илбасарлар диеп,

Тарихларны борып кирегә,

Иманыннан азат яңә дәвер

Мылтык төзи туган иленә.

Борчыласыз сез дә, ветераннар -

Яуда калган дуслар ни әйтер?!

Сугыш кичкән күңел үрсәләнә,

Көч табалмый нидер үзгәртер.

Толлар күз яшеме юкка булган?

Сугыш өзгән күпме гомерләр?

Ятим килеш олыгайган җанны

Кем юатыр? Кемнәр кадерләр?

Уйланасыз, ахры, ветераннар

, Тынычлыктан дөнья туйдымы?

Ата улны, ана кызны белмәс,

Таш бәгырьле буын тудымы?

Кичерегез безне, ветераннар,

Өзмәгез тик өмет дөньядан.

Җир йөзендә Хәтер яшәгәндә,

Ваз кичмәбез әле кыйбладан!

Ышаныгыз безгә, ветераннар,

Хакыйкатьтән көчсез ялганнар!

Тарих шаһит: сез бит -

Кешелекне Һәлакәттән йолып калганнар!

Соңга калмыйк, Сезгә - ветераннар,

Күрсәтергә кадер-хөрмәтне.

Еллар узган саен арта бара

Сез яулаган Җиңү кыйммәте!

Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев