Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветераннары: “Суслонгер– бәгырьдә ул...”– без дә күрдек!

Шимбә көнне, 21 мартта, без, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатыннан дистәдән артык кешедән торган төркем, ике машина белән Суслонгерга кузгалдык.

Тиктомалдан кызык эзләп бару түгел бу! Хәтер йөртә адәм баласын, намус та һәркемнең үзенеке. Кечкенәдән ишетеп үскән хатирәләр тынгы бирми. Әтиемнең әтисе, бабам Габдерәүфнең бертуганы- Кави Баттал улы да, сугыш башлангач, өйрәнергә алынган җиреннән башка меңләгән солдатлар белән бергә, фронтка китә алмыйча, Суслонгер урманында ятып калган. "Без илткән бәрәңгеләрне агач башларына элеп саклый торган булганнар, үзләренә эләкмәгәндер дә инде", дип уфтана иде Фатыйма әби, гомеренең соңгы көненә кадәр иренең башына җиткән мәлгуньнәрне сүкте ул. Без бабайның башына җитүчеләрне фашистлар дип белеп үстек. Сабый бала үз илендә солдатларны шул дәрәҗәдә каһәрләрләр дип каян белсен. Күәмнән туры юлдан җәяүләп ирләренә ашарга илтүчеләр арасында бер Фатыйма әби генә дә булмаган. Иске Җогып авылында яшәүче Раушан абый Садыковны- 40 көнлек сабыйны әнисе Бибизәкия күршеләрендә калдырып, ире Әнәс Садыков янына Суслонгерга ике-өч тапкыр барган. 1941 елда мари урманына киткән Шәрип Әхмәтҗанов янына, Олы Әтнәдән 125 километр җәяү юл үтеп, хатыны Майтап та 7 тапкыр ашарга илткән, "Әтинең энесе Мөхәммәтҗан да шунда булган, алып барган ашамлыкларның яртысын офицерларга бирә идек, шунсыз ирләребезгә бирмәделәр дип сөйли иде әни", -дип искә ала Мөбәрәкша абый Әхмәтҗанов. Олы Әтнәдә яшәүче Наилә апа Хөсәенова да әнисе Гайшәнең әтисе Әхмәтҗан янына барганнарын яхшы хәтерли, "Ризык алып килсәгез, кесәгә сыя торган итеп пешерегез, саклар өчен җайлы була, алайса алып бетерәләр", дип әйтә торган булган ул...- ярый да без тыңлап кына үстек, ә менә Алмаз Борһанов ничә еллар күршесе Бибинур әбинең әманәте белән яши- 40 көнлек баласын кайнанасына калдырып, бер төркем хатыннар белән чана өстерәп барган апа күрше малаеның хәрби һөнәр сайлаганын белгәннән бирле, ире Мәгъсүм Сабировның Суслонгерда мәрхүм булып, күпме җәфалар чигүен сөйли дә: "Аларны искә алучы да булмады, ничек җан биргәннәрен бер Ходай белә, каберләре дә юк, дога ишетергә тилмерәләрдер",- дип көрсенә. Күәм авылында яшәгән Бибинур әби дә күптән вафат, инде кызы да мәрхүм. Ничә еллар үткән, тик Суслонгер гына онытылмый. Мари урманында җаны кыелучылар саны да арта гына бара. Арча районының Наласа авылында 90 яшен тутырып гомер итүче Газиз бабай Сабиров та оныта алмый бу җирне. Шушы җиргә барып хезмәттәшләре рухына бер дога кыласы килә аның. Бабасының сөйләвен тыңлап яшәгән кияве Илнур Яруллин да бу яшьле җирне үз күзе белән күрергә тели. ТРның Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатының Суслонгерга барып үлгәннәр истәлегенә чардуган белән мемориал такта кую нияте барлыгын ишеткәч, барыбыз да бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыктык. Рәхмәт әлеге изге эшне тормышка ашырырга финанс ярдәме күрсәткән Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улына һәм бу изге эшне башкаручыларга- Фәрит Шаһиев чардуган эшли, "Металл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Лилия Гарәфиева металл белән булыша, Арча егетләре граниттан таш ясап, истәлек язуын язалар. Һәм без юлда, шоферларыбыз Ленар - безне, ә Альмир чардуган белән ташны алып бара. Арча-Казан-Яшел Үзән- Йошкар-Ола юлы... Сөйләшер өчен темалар күп булса да, төрлечә башланса да, ахыр чиктә һәр җөмлә Суслонгер белән тәмамлана. Барып җитәргә 26 километр ара калгач, барыбыз да тындык. Арчадан Раил хәзрәт белән Василиск атакай да, сугышны якыннан күргән запастагы гвардия подполковнигы Сергей Лимус улы да уйда. Арча-Әтнә журналистлары Ильяс Фәттахов, Ләйлә Хәкимова, Максут Фәйзрахмановларның- барыбызның да күзләре Суслонгер урманына төбәлгән һәм барыбыз да бер хисне кичерә - безне урман эчендәге җаннар көтәләр кебек...- әйтеп аңлата алмаслык рәхәт хис бу!

"Дерелдәтеп уяткан Суслонгер..."

Суслонгер лагере Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшли. Тылдан еракта, хәзерге Суслонгердан 10 км урман эчендэ урнашкан бу лагерьның вазыйфасы - рус телле булмаган халыкны- татарларны, башкортларны, чувашларны... рус теленә өйрәтү һәм курсантлардан сугышка пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мылтыклылар взводы командирлары әзерләү була. Бу өйрәнүләрне ун меңнәрчә солдат үтә. РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы күрсәткечләре буенча, сугыш елларында бу станциядә 31нче, 46 нчы запас һәм 47 нче өйрәнү укчы дивизияләре, тагын ике -102, 105 нче гаубица артиллерия бригадалары урнаша. Югалтулар булырга тиеш тә түгел кебек, чөнки монда сугышлар булмаган, немецлар монда килеп бомба да ыргытмаганнар, ә үлүчеләр саны йөзләр белән исәпләнә. Бөек Ватан сугышының Казан музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов бүгенге көнгә Суслонгер җирендә республиканың барлык районыннан да чакырылган 300 татарстанлының үлеп калуын, аларның исемнәре билгеле булуын әйтә. Әле бу чик түгел икәнлеге барыбызга да мәгълүм. Суслонгерның архивы булмау, булса да мәгълүматларның яшерен икәнлеге җанны әрнетә. Биредә үлеп калучылар үзләренең ни өчен мәсхәрәләнгәннәрен аңламаганнар. Монда үлеп калучыларның балалары да 70тә хәзер, оныклар да иллене үтеп бара, ә мәгълүмат юк, болай булырга тиеш түгел. Кундыш, Сурок лагерьларе да була, тик аларның берсендә дә Суслонгердагы кебек ачлык, ялангачлык булмый. Солдатлар ачка чыдый алмыйча чүплекләрдә актарына торган булганнар, күрсәләр анысы өчен дә җәзалаганнар. Баштарак кызыл чөгендер генә ашап үлүчеләр дә күп булган. Ышана торган да түгел, тик монда эшләүче югары чиндагыларның "шестерка"лары солдатлар азыгын, киемнәрен базарда сатып акча эшләгәннәр. Социаль челтәрдәге күп чыганакларда "СССРның халык комиссары К.Е. Ворошилов килеп, тәртипсезлекләр раслангач, гаеплеләр җәзалана, лагерь эшләүдән туктый", дип языла. Ә менә Арча районының Наласа авылында гомер итүче 90 яшен тутыручы Газиз абый Сабиров: "1943 елның ноябрендә алты авылдашым белән бергә барып төштек Суслонгерга, алты ай буе сугышырга өйрәттеләр, хәрби киемнән булмасак та, мылтык тотып басуда йөрдек, андагы халыкның җәфа чиккәнен, ачка интеккәнен сөйләп бетерә торган түгел; ашарга 12 кешене бергә утырталар иде, өстәлдә калай тәлинкәләр, хәзер андыйлар юк инде, шул тәлинкә белән шулпа салып бирәләр, ул су гына, аны күтәреп эчәбез, тамакка да йокмый. Иртән дә, кичен дә шул шулпа. Төшке ашка шул шулпага өстәп бер агач аш кашыгы җебетелгән сохари бирәләр. Бөтен ашау шул. Бараклар, землянкалар тезелеп киткән, урын булмаганнар плаш-палаткаларда тора. Ә 1941 елда килгәннәр күл буенда шалаш корып, озын борыннар каһәрләвенә түзеп, агач бүрәнәләр сөйрәп ташып бараклар, землянкалар салалар, 10-12 сәгать эшләү. Кышын суык үзәккә үтә. Урман эчендә булса да утынлыкка агачларны җәһәннәм читеннән ташыталар. Кырылды инде халык, сугыш герман җирендә булмады ул, Суслонгерда булды. Мин үлеп терелдем анда, ачлыктан шешенеп үлә дип, тимер кружкага су салып, каз канаты белән авызны сулаганда айнып киткәнмен, гомер бетмәгән булгандыр. Аннан фронтка чыгып китү зур бәхет саналды, без Наласаның алты егете май аенда чыгып киттек Суслонгердан, Белоруссия фронтына эләктек, тик бер бәхетсез кайда да бәхетсез инде", - дип туктап кала. Төнлә Суслонгерны өндәге кебек күреп, дерелдәп торып утырган вакытлары күп була аның. "Калтыратып, дерелдәтеп уята, 70 ел узса онытылмый, бәгырьдә ул",- әтисен җил тегермәне салган өчен кулак дип сөргәннәрен дә күргән ветеран әнә шулай ди.

Районыбызның Ары авылында яшәүче атказанган мәдәният хезмәткәре Гарәфи ага Әхмәтҗановның хатирәләре дә Газиз Сабир улыныкына аваздаш. "Язмыш җилләре мине дә 1943 елның октябрендә, колхозга бирелгән нәрәт нигезендә, 1927 елгы егетләр белән бергә Мариның Суслонгерына китерде, аннан Шелонгер станциясенә агач ташыдым. Минем белән бергә авылдан Габдуллахан да бар иде. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка - солы, үзебезгә - 500 грам ипи, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да,үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта тотып бетләрне коябыз. Бердән алып унга кадәр санаганчы, шырпы тартмасы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием булмады.Эшли торгач, Габдуллаханның күлмәге таушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә килде. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булдык.Ул мескен хатынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы тузды.Тагын утын алып кайтып, аяк чолгаулы булдым, ә чабатаны үзем үрә идем. Без монда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең, ял юк.Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде.Түзә алмаслык хәлләр иде анда. Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, каты итеп кыйнадылар. Безнең белән Чепья кызлары да бар иде. Аларны аннан соң хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмичә генә калдык", - дип сөйли Гарәфи абый.

Суслонгерда - Арча истәлеге

Суслонгер буйлап атлыйбыз, гадәти поселок, татар тормышыннан азрак аерылса да йортлар начар түгел, яңа төзелгәннәре дә бар. Юллар да бездәге кебек, асфальт булганы да, машина белән батып утыра торганы да очрый. Урам тутырып йөргән кешеләрне очратмадык, берән-сәрән генә. Бар да гади. Әллә чыннан да шулай, әллә безгә генә тоелды - шомлы тынлык. Биредә агачлар да башка төрле, үсеше дә, киселеше дә. Урам читендә иске кое, аның янында туктап, "Бәлки моннан солдатлар су алып эчкәннәрдер",- дип әйтеп куя кемдер. Икенче почмакта тагын искерәк берәр бина күренсә, аннан да нидер өмет итә күңел, монда ятып калганнарны күзалларга тырышабыз, ниләр кичерделәр икән туган яктан читтә. Калтырата, өшетә...

Зират янына килеп туктадык. Менә ул-Суслонгерда үлеп калучылар хөрмәтенә Мари иле кешеләре тарафыннан куелган обелиск. Чәчәкләр дә салынган, чиста. Караусыз булса нихәл итәр идең. Янәшәсендә куелган тагын бер таш бар, "Анысын узган ел Югары Осланнан китерделәр, соңгы елларда менә шулай һәлак булганнарны искә алып килә башладылар, тик сезнен кебек зурлап килүчеләр булганы юк иде", - дип каршы алды безне Звенигов районының Суслонгер шәһәр җирлеге башлыгы Владимир Кондратьевич Веселов. Обелиск белән янәшә хуҗа күрсәткән урынга ир-егетләр чардуган белән гранит ташны урнаштырдылар, веноклар салдылар. Ыгы-зыгы беткәч, хәрбиләр "честь" биргәндә барыбыз да тын калдык, күңел генә уйнады. Василиск атакай, шәм кабызып укый башлады, аны Раил хәзрәт алыштырды, мари урманында бер-бер артлы укылган догалар кайтаваз булып яңгырады, могҗиза булдымыни, дөньялар яктырып киткәндәй тоелды, агачлар үзара "сөйләште". Табигатьтәге үзгәрешне күзәтеп, хәзрәт укылган корьән аятьләрен багышлаганда күз яшьләрен сөртеп куючылар без генә түгел идек. "Укыганнарыгыз кабул булып, җаннары тынычлансын инде, без дә тынычланыйк", - дип әйтеп куйды янәшә басып торучы бер абзый. Бер генә дә түгел икән, безнең килгәнне ишетеп, ул чорны үзләре күргән Суслонгерда яшәүчеләр безнең белән аралашыр, сорашыр өчен килгәннәр. Алар да кызыксына. "Бу зиратка урман эчендәге чокырга күмелгән мәетләр сонрак күчереп җирләнде, 1950 нче еллардан башлап монда кеше күммибез инде, бу ябык зират, карап кына торабыз. Ә ул чакта, 4 класста укучыларга, өелеп торган мәетләрне зур чокырга ташлап, аны җир белән тигезләргә куштылар. Монда румыннар, немецлар, дип анлаттылар. Без монда үзебезнекеләр, татарлар, чувашлар, Киров өлкәсеннән килүчеләр булганлыгын сонрак белдек, - дип уңайсызланып туктап калды Александр Богатырев. Үзенең туган җирендәге бу вәхшилек өчен җанына тынычлык тапмаган бу агай да, без дә бер бизмәндә тигез кебек тоелдык - монда әйләнә-тирәдә гел мәетләр. Госпиталь урыны урман эчендә, әле кереп булмый анда". Дүртенче сыйныф баласы монда лагерь түгел, госпиталь иде, гел яралылар ташыдылар, үлүчеләр бик күп иде, дип хәтерендә калдырган. Һәркем үзенчә хаклы, еллар төрле дә, чынбарлык кына ачы...

- Шулай язган булгандыр, Татарстанга аз гына ара калган югыйсә, ә алар безнен җирдә ятып калганнар. Сугыш, берни эшләп тә булмый, безнен җирлектә Арча, Әтнә егетләре ятып калганын да белдек, без зиратны карап, үлгәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп торабыз. Җәй аенда килегез, блиндаж булган урыннарны күрсәтербез. Тарих аяныч булса да, хәтер безне берләштерсен, оныклар аралашсын... Сугыш башланганда монда 11 сәүдә ноктасы, 4 ашханә, 5 икмәк пешерү заводы булган. Җирләр начар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәгәннәр. 1941 елда халыкта 125 сыер, 15 сарык, 135 кәҗә,11 дунгыз асраганнар. Бүген Суслонгерда 3800 кеше яши. Мочалище белән икесенә 5000 халык бар. Агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр, 92 ИП теркәлгән, тормышлар начар түгел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына без дә әзерләнәбез... - дип таныштыра безне Владимир Кондратьевич.

Мәрхәмәтле хуҗалар белән саубуллашып, кайту юлына кузгалдык. Туган якка алып кайта торган юллар һәрвакыт кыска тоелып, күңелгә рәхәтлек бирә. Изге гамәл кылып канәгатьлек алсак та, бу юлы җан иңрәве басылмады. Тарих үзендәге кара таплар белән бергә безгә иярде... "Суслонгер"га аркылы сызылган юл күрсәткечен фотога төшерергә чыктым. Эх, хәтердән дә менә шулай сызып кына ташлап булса икән ул Суслонгерны. Булмый! Артымда карашлар тоеп, үзем дә сизмичә кисәк кенә борылып карадым, ә анда... урман эчендәге агачлар арасында, тезелеп баскан солдатларның меңләгән күзләре безне карап озата сыман тоелды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүнең 70 еллыгы