Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветераны: хәтердә ул еллар...

Бөек Җиңүгә 70 ел булса да, сугыш еллары онытылмый, төзәлми торган йөрәк яралары һаман сыкрый. Сугыш күпме кешенең күңелләрендә кайгы-хәсрәтле тирән эзләр калдырды, балачакның иң якты хыялларыннан мәхрүм итте. 9 май җитү белән хәтерләр гел үткәнгә кайта. Сугыш авырлыкларын үз иңнәребездә күтәргәнгәме, ул көннәрне күз яшьләрсез генә искә алып булмый....

Бөек Җиңүгә 70 ел булса да, сугыш еллары онытылмый, төзәлми торган йөрәк яралары һаман сыкрый. Сугыш күпме кешенең күңелләрендә кайгы-хәсрәтле тирән эзләр калдырды, балачакның иң якты хыялларыннан мәхрүм итте. 9 май җитү белән хәтерләр гел үткәнгә кайта. Сугыш авырлыкларын үз иңнәребездә күтәргәнгәме, ул көннәрне күз яшьләрсез генә искә алып булмый. Мин, Хәсбиуллин Мәхмүт Гарифҗан улы, 1929 нчы елның 1 декабрендә Әтнә районы Иске Җогып авылында, Гарифҗан белән Зиннәтбану гаиләсендә өченче бала булып туганмын. Без гаиләдә сигез бала туып, алтыбыз исән-сау үскәнбез. Бөек Ватан сугышы башланганда мин, 11 яшем тулып киткән малай идем. Сугыш башлануы турындагы хәбәр авыл тормышының бөтен тынычлыгын алды. Шул көннән соң без ваемсыз балачагыбыз белән аерылыштык. Авыл тормышының бөтен авырлыгы карт-коры, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә төште. Фронтка чакыру кәгазьләре килә башлады. Авыл үзенең газиз ир-егетләрен яу кырына озата торды, җанны өшетеп кара пичәтле кәгазьләр килә дә башлады. 1942 нче елны безнең әтиебез Гарифҗанны да 46 яшендә сугышка алдылар. Бу әтинең икенче тапкыр сугышка китүе иде. 1914нче елгы Герман сугышында 18 яшендә ике ел хезмәт итеп кайткан була инде әтием. Шул ук 1942 нче елны 18 яшендә олы абыем Рәфкатьне, ә 1943 нче елны 17 яшендә Муллаәхмәт абыемны сугышка алдылар. Бөтен тормыш әни белән мин - 14 яшьлек малай җилкәсендә калды. Әнием Зиннәтбану "Алга" колхозы фермасында кул белән унике баш сыер сава, шул ук вакытта кәнсәләрдә дежур тора. Иске Җогып авылы колхозы башка авыллар белән берләшкәнче "Алга" исемен йөртте. Иптәш малайлар белән фермадагы тугыз үгезне сука сукаларга өйрәттек. Без, 12-14 яшьлек малайлар, таң атканчы басу кырыена барып басабыз. Көне буе үгезләр белән ач килеш эшлибез, төшке ялга гына туктап алабыз. Тамак ялгарга берни юк, чирәмлектән кузгалак белән акбаш чемченәбез дә, кабаттан эшкә тотынабыз. Әле бригадир күрсә, аңа да орыша, эшкә куа. Кич белән, кояш тәмам баегач кына, басудан чыгабыз, әз генә иртәрәк кузгалырга да ярамый, кире җибәрәләр. Ат җигәргә буем җитмәслек кечкенә булсам да, эшләрдә җитәкчелек итүне миңа ышанып тапшыралар, малайларга башлык итеп, мине куя торганнар иде. Шул елларда, райкомнан "Алга" колхозына килеп, беренче бригададан Мәрданов Гомәргә, икенче бригададан миңа "Стахановчы" дигән мактаулы исем биреп киттеләр. Бу безнең өчен бик зур дәрәҗә булды, бик куаныштык. 1942 нче елны авылның өч җиренә окоп казыдык. Көндез сука сукалау, чәчү булса, төнлә караңгыда окоп казыйбыз. Сугыш безнең якларга кадәр килеп җитсә дип, алдан әзерлек эше иде ул. 1943нче елны бәрәңге уңышы бик начар булды. Колхозга түләү түләгәннән соң, өйдә ашау өчен бәрәңге бик аз гына калды. Ул кыш чыкканчы бетте. Әни, сеңелем һәм мин, эштән кайткач, төнлә, орлыклык бәрәңге өчен, үзебезнекеннән тыш 25 сутыйлы ике бакчаны казып, утыртып, төбенә өеп бирдек. Утыртырга бәрәңге булмаса, гаилә ел буена ач калачак. Эштән курыкмадык, ачлыктан курыктык. Көз көне вак бәрәңгене юып, Алат спирт заводына ат белән илтә идек. Шимбер күпере булмаганлыктан, текә ярлы су аша чыгабыз. Бервакыт, октябрь аенда, тау менгәндә, арба капланып, бәрәңгебез суга чәчелде. Атларга зыян килмәде. Бу юлы да Зәйнәп апа белән икебезне җибәргәннәр иде. Ул мескен бик каты курыкты, нишләргә дә белми кычкырып елый башлады. Мин аңа ат башы тоттырып, төне буе бозлы судан бәрәңге тутырдым. Юл буе бәрәңгенең үлчәве тулмас дип куркып бардым. Үлчәүгә куйгач, бер килограммы да җитмичә калмады. Моңа сөенгәннәремне үзем генә беләм, чөнки караңгыда суык судан чүпләп бетерә алмаган булсам, арттырып түләтәчәкләр иде бит, ә өйдә балаларга да ашарлык бәрәңге юк. Ул тауда күргән михнәтләр, үзәкләргә үткәне. Шул чорны күрше Чишмәле Сап авылыннан Закиров Габдрахман исемле яшүсмер малай төнлә кайтышлый Алат тавын менгәндә ат арбасы капланып, суда тончыгып үлде. Иптәшләре алданрак кайтып киткән булганнар. Кыш кергәч, сугылып бетмәгән ашлыкны сугабыз, граммын да калдырмыйча, Арча элеваторына илтәбез. Кышкы салкын көннәрдә 15 чакрым ераклыктагы урманга, үгез җигеп, утынга чыгып китәбез. Юл йөргәндә каршыга икешәр, өчәр ач бүре чыгып утырган вакытлар бик күп булды. Аллаһның рәхмәте белән безгә тимәделәр. 1943нче елда Рәфкать абый сугыштан бер аяксыз инвалид булып, ә әти 1944 нче елны үпкә чире белән авырып кайтты. Авыру булып кайтсалар да, безнең куанычыбызның чиге булмады, чөнки ул елларда сугыштан исән кайтучылар санаулы гына, авылыбыз халкын олы кайгыга салып кара пичәтле хатлар бик күп килде. Әти фронтка ипи ташыганда, аты белән бозлы суга төшеп киткән. Салкын судан ипиләрен җыйнаган, шунда үпкә чире эләктергән. Кайткач, авыру булуына карамастан, үзен бер көн дә эштән калдырмадылар. 51 яшендә, эшкә барырга дип, чәй эчкән җиреннән кинәт үлеп китте. Муллаәхмәт абыем җиде ел хезмәт иткәннән соң гына кайтты. Сугыш беткәнен мин басуда ишеттем. Без басуда тырма тырмалаганда әти килеп сугыш тәмамлануын хәбәр итте, шатлыктан кочаклашып елаштык. Сүз белән генә аңлатып бетереп булмый ул кичерешне. Сугыш арты еллары да бик авыр булды. Ничек тә яшәргә, эшләргә, җимерекләрне торгызырга, тернәкләнергә кирәк иде. Шулай да җиңү шатлыгы авырлыкларны күтәрерлек көч бирде. Сугыш чорында ачлык, газап-михнәтләрне, авырлыкларны бик күп күрдек. Аларны сөйләп кенә бетерерлекме соң?! Үзебезне белә башлаганнан бирле иписез, ач булдык, кияргә киемебез булмады, ләкин күңелләрне төшермәдек. Хәсбиуллин Мәхмүт тыныч тормышта да бар көчен куеп хезмәт итә. 1947-55 нче елларда колхозда бригадир, соңрак тимерче булып эшли. 1955 нче елдан, лаеклы ялга чыкканчы, Кенәр, Арча районнарында ревизор, кибетче хезмәтләрен башкара. Шушы еллар эчендә ул хөкүмәтебезнең Мактау кәгазьләренә, "Отличник Советской потребительской кооперации" исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев