Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветераны Минтимер Шәймиев белән очрашты

Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны , бүген 90 яшен тутыручы якташыбыз Фәйзи Галиев белән очрашты. Очрашу барышында Минтимер Шәймиев ветеранны олы юбилее белән котлап, күп еллык хезмәттәшлеге өчен рәхмәт әйтте. Ул Фәйзи аганың кешеләрне хөрмәт итүче җитәкче булганлыгына, хуҗалык хезмәтчәннәренең тормышын яхшыртуга...

Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны , бүген 90 яшен тутыручы якташыбыз Фәйзи Галиев белән очрашты.
Очрашу барышында Минтимер Шәймиев ветеранны олы юбилее белән котлап, күп еллык хезмәттәшлеге өчен рәхмәт әйтте. Ул Фәйзи аганың кешеләрне хөрмәт итүче җитәкче булганлыгына, хуҗалык хезмәтчәннәренең тормышын яхшыртуга зур өлеш кертүенә басым ясады."Сез - легендар шәхес, акыллы һәм зирәк җитәкче буларак, республика җитәкчелегенең ныклы терәге булдыгыз",- диде ул.
Үз чиратында Файзи Галиев республика хөкүмәте тарафыннан 90 яше тулу уңаеннан үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәтен белдерде." Язмышыма шундый авыр елларда яшәү насыйп булса да, күмәк хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән елларда авылда яшәү шартларын яхшырту буенча эшләнгән эшем белән горурланам. Район җитәкчелеге, республика хөкүмәте, аерым алганда уңышлы эшемдә бик зур ярдәме тигән Татарстанның беренче Президенты белән теләктәш булуым белән бәхетлемен",- ди ул.
Минтимеp Шәймиев юбилярга саләмәтлек һәм иҗатында зур уңышлар теләде. Шунысын да әйтергә кирәк, Фәйзи Галиев Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 6 китап авторы.
Очрашуда Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнашты , дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев