Әтнә таңы

Әтнә ветераны яза

Әтнә ветераны яза Сугыш афәтенең авырлыгын 41 елгы балаларга да татырга туры килде. Аның авырлыкларын әйтеп, язып бетерерлек түгел. Үткәндә калсын, кабатланмасын. Яшь буын күрмәсен бу ачы язмышны. Авылыбызның бөркеттәй егетләре дә катнашкан бу афәткә. Күбесе чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган. Гарипләнеп, аяксыз кайтканнары да күп булды яу кырыннан. Нәҗметдинов...

Әтнә ветераны яза

Сугыш афәтенең авырлыгын 41 елгы балаларга да татырга туры килде. Аның авырлыкларын әйтеп, язып бетерерлек түгел. Үткәндә калсын, кабатланмасын. Яшь буын күрмәсен бу ачы язмышны. Авылыбызның бөркеттәй егетләре дә катнашкан бу афәткә. Күбесе чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган. Гарипләнеп, аяксыз кайтканнары да күп булды яу кырыннан. Нәҗметдинов Мәүлетдин абыйның бот төбеннән аягы юк иде. Бик күп еллар склад мөдире булып эшләде ул, бик төгәл алып барды Мәүлетдин абый бу җаваплы хезмәтне.("Складчы Мәүлетдин" дип йөрде авыл халкы аны үз итеп) Сәфәров Фәйзерахман абыйның кулыннан таягы төшмәде. Бик күп еллар кибетче булып эшләде. Бик авыр заман иде, тырышты, авыл халкын ипи-тоздан өзмәде. Бик рәхмәтле булды аңа авыл халкы ("Кибетче Фәйзер" диделәр аны яратып). Гайнетдинов Галәүетдин, Галиев Фәйзерахман абыйлар олыгайганчы тимерче булып эшләделәр. Фәйзерахман абый сугыштан култык таяклары белән кайтты. Безнең күрше иде ул. Алар төйгән сука төрәннәре бер вагонга сыймас иде төясөң. Кешеләргә дә бик ярдәме тиде бу эшсөяр абзыйларның, тишек Казанга кадәр ямап бирәләр иде. (Тимерче Галәү, тимерче Фәйзер, булдылар болары) Шәйхиев Мәүлетдин абый агач аяк белән йөрсә дә такта ярды, стан өстенә ул менә иде. Бик булдыклы "гаярь" кеше иде Мәүли абый, тимер эшенә дә оста булды. Колхозда төзелеш бригадасында да эшләде, балта эшен дә булдыра иде. Җамалиев Гыйльметдин абый сугыштан тезеннән аяксыз кайтты. Фермада бозаулар да тәрбияләде. Улларын да эш яратырга өйрәтеп үстерде уңган абзый. Әтисенә булышып үсте уллары. Атлы эштә дә ул булыр иде. Бик күп еллар хуҗалыктан көл, кош тизәге җыйнады. Урманнан кискән делянкалардан да ташыды көлне уңган абзый. Шакиров Габделбәр абый да аксаклап йөрсә дә, күп еллар атлы эштә булды. Күп еллар почта хезмәтен дә алып бардылар, балалары да булышты (дини кеше иде бу абзый) бик игелекле кеше иде. Минем әтием Җәләев Мөхәрләм сугыштан уң кулының дүрт бармагын өздереп кайтты. Сәламәтлеге дә нык какшаган иде аның. Ул колхозга аркан, дилбегәләр, постромка (мичәү бавы) баулары иште юкәдән. Ул ишкән бауларның озынлыгы сузсаң Мәскәүгә җитәр иде. Әти Германиягә кадәр барган, истәлек пәкесе әле дә саклана. Шул Герман пәкесе белән тирә-күрше малайларының чәчләрен ала иде әти, мулла бабай да чәчен алдырырга әтигә килә иде. Бу хөрмәтле абзыйлар яшьләргә үрнәк булдылар. Зарлануны белмәде алар. Өй кысасыннан балалар үстереп шау-гөр килеп яшәделәр. Минем шушы истәлегем аларга дога булып ирешсен, урыннары җәннәт түрләрендә булсын бу изге җаннарның.

Реклама

Равил ҖӘЛӘЕВ,

Ары авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: