Әтнә таңы

Әтнә ветстанциясе – беренче

Әтнәнең баш мал табибы Рөстәм Һашимовтан алган хәбәрләргә караганда, районыбыз ветстанциясе территориясе Татарстандагы ветеринария берләшмәләре арасында иң төзеге һәм матуры дип табылган. Ел саен "Благоустройство территории"гә "Ветеринария көне"ндә нәтиҗә ясала. Күз алдында, быел Әтнә ветстанциясе зур үзгәрешләр кичерде, территориядә фонтанга кадәр бар. Бу хакта Әтнә ветстанциясе базасында республика семинары узганда...

Реклама

Әтнәнең баш мал табибы Рөстәм Һашимовтан алган хәбәрләргә караганда, районыбыз ветстанциясе территориясе Татарстандагы ветеринария берләшмәләре арасында иң төзеге һәм матуры дип табылган. Ел саен "Благоустройство территории"гә "Ветеринария көне"ндә нәтиҗә ясала. Күз алдында, быел Әтнә ветстанциясе зур үзгәрешләр кичерде, территориядә фонтанга кадәр бар. Бу хакта Әтнә ветстанциясе базасында республика семинары узганда да сөйләшү булды. Семинарга килүчеләр һәм кунак­лар ихлас сокландылар. Ә бәйге нәтиҗәләренә килсәк, район ветстанциясе грамота һәм кубоктан тыш, махсус бүләккә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: