Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветстанциясендә эш бәйрәмнән соң ук башланды

Ветеринар мал табибларының тавык чүпләп бетермәслек эшләре Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук башланды.

Бүгенге көндә күмәк хуҗалыкларның мөгезле эре терлекләренә котыруга каршы укол кадыйлар. "Таң", "Күшәр", "Күңгәр" хуҗалыкларында бу эш бара инде. Моны шушы гыйнвар аенда ук тәмамларга да уйлыйлар. План буенча барысы 15 меңләп мөгезле эре терлеккә укол кадалачак, дип торалар. Киләсе айдан башлап туберкулезга тикшерү, Сибирка һәм Эмкарга укол һәм лейкозга, бруцеллезга тикшерү өчен шул ук күмәк хуҗалык терлекләреннән кан алыначак.

Март ахырыннан башлап шәхси хуҗалык терлекләре белән дә эш башларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев