Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә волейболчылары Балтач белән Арча командасын тар-мар итте (фотоларда)

Финал ярышына әзерләнәләр "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында 2001- 2002 елгылар арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Әлеге турнир март ахыры - апрель башында Кукмарада узачак волейбол буенча республикакүләм финал ярышларына әзерлек кысаларында узды. Ә финалга чыгу бәхетен безнекеләр Минзәлә шәһәрендә узган зона бәйгесендә икенче урынга чыгып яуладылар. Ачык турнирга...

Финал ярышына әзерләнәләр

"Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында 2001- 2002 елгылар арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде.

Әлеге турнир март ахыры - апрель башында Кукмарада узачак волейбол буенча республикакүләм финал ярышларына әзерлек кысаларында узды. Ә финалга чыгу бәхетен безнекеләр Минзәлә шәһәрендә узган зона бәйгесендә икенче урынга чыгып яуладылар.

  • Ачык турнирга күрше тирә районнардан - Арча, Балтач районнарыннан, Арчаның Яңа Кенәр авылыннан, Мари Иле республикасының Морки районнарыннан җыелма командалар килде. Үзебезнең Әтнәдән ике команда катнашты. Күңгәр авылыннан иде берсе. Морки командасы бик ныклы әзерлек белән килгән. Бу аларның уйнау осталыгында ачык чагылды. Көчлеләрдән саналган Балтач, Арча командасын артта калдырып икенче урын яуладылар. Безнең волейболчыларыбыз - беренче урында калды. Арча-өченче, Балтач - дүртенче урында. Безнең егетләрне өлкән тренер Нәкыйп Мәгъсүмов, шулай ук Альфред Ваһапов әзерләде, - ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин. - Моңа охшаш турнирлар үткәрү бик зур әһәмияткә ия дип саныйм. Бер яктан - әзерлек барышында тренировкаларга басым ясала, икенче яктан көчле командалар белән көч сынашу - бүтәннәр тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

"Ашыт" комплексында мондый төр ярышлар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Тиздән биредә урта уку йортлары арасында мини футбол буенча зона ярышлары узар дип көтелә. Киләчәктә дә бу дәрәҗәдәге ярышларны биредә үткәрүгә зур игътибар биреләчәк. Димәк, Әтнә спорт ярышлары үткәрүдә дә үзенә күрә бер үзәккә әйләнәчәк, - дип өметләнә җитәкче.

Әлегә спорт мәктәбе шахматчылары Актанышка - спартакиада кысаларында шахмат буенча узачак Татарстан беренчелегенә барырга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев