Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә волейболчылары көчлерәк

"Буревестник" җәмгыятенә керүче урта махсус уку йортлары арасында волейбол буенча спартакиада узды.

8 команда - Чистай, Түбән Кама, Минзәлә, Яшел Үзән, Казан, Лубян, Әлмәт һәм Әтнә техникумы командалары арасында барган бәйгедә безнекеләр көчлерәк булып чыктылар. Безнең туп чөю осталары - Искәндәр Гарифуллин, Данис Фәхриев, Айнур Гарифҗанов, Айдар Абдуллаҗанов, Рүзәл Рәхимуллин, Азат Фазлыәхмәтов, Ринас Фәизов һәм Айзат Әхмәтҗанов бик матур уеннар күрсәттеләр. Җиңүчеләрнең тренеры - Мансур Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт, волей