Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә волейболчыларының чираттагы уңышы

Волейбол буенча Татарстан чемпионаты дәвам итә.

Чемпионатта 18 яшьтән өлкәннәр катнаша. Тренерларның берсе - Марат Гыйниятов сүзләренә караганда, безнекеләр әлегә уңышлы чыгыш ясыйлар. Нәтиҗә буенча гына түгел, яхшы уйнап та сокландыралар.
- Кукмарада зона ярышлары узды. Яхшы чыгыш ясап, беренче дүртлеккә кердек. Нәтиҗәдә финалга, Минзәләгә барабыз, - диде ул.
Кукмарада 12 районнан 12 команда туп чөйгән. Хәзер соңгы ыргылыш - 13-16 март көннәрендә, Минзәләдә, 8 команда арасыннан җиңүче исемен яулар өчен киеренке бәйгеләр көтә.
Волейболны телгә алуга Ә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләре искә төшә.
- Газетада "Әтнә спорты" дип берәр рубрика булдырсагыз отышлы булыр иде. Аеруча волейболны якын күрсәгез, үкенмәссез. Чөнки күп чыгымнар таләп итми, - дигән иде ул газеталарның спорт журналистлары белән очрашуда.
Ни өчен безнең районны искә алуы минем өчен сер түгел. Чөнки волейболчыларыбының уңышы күз алдында. Берничә ел элек яшьләр командасы Татарстан чемпионы исемен яулап, республикабыз данын федераль дәрәҗәдә якладылар. Гомумән, уңышларыбыз күп. Өлкән волейболчыларыбызга да уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт, волей