Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә яклары

Дәвамы. Башы 2 сентябрьдә дөнья күрде. ...Басылган мәкаләмдә башлыча Олы Әтнә, Кулле-Киме, Олы Мәңгәр волость үзәкләре турында мәгълүматлар китерелгән иде.1850 еллардан 1925 елга чаклы волость үзәге булган Кышлау авылы турында "Татарская Энциклопедия" томында аңа 16 гасырда нигез салынуы, 20 гасыр башында 2 мәчет, фелдьшерлык пункты, кибет, 2 тегермән, 2 вак-төяк...

Дәвамы. Башы 2 сентябрьдә дөнья күрде.

...Басылган мәкаләмдә башлыча Олы Әтнә, Кулле-Киме, Олы Мәңгәр волость үзәкләре турында мәгълүматлар китерелгән иде.1850 еллардан 1925 елга чаклы волость үзәге булган Кышлау авылы турында "Татарская Энциклопедия" томында аңа 16 гасырда нигез салынуы, 20 гасыр башында 2 мәчет, фелдьшерлык пункты, кибет, 2 тегермән, 2 вак-төяк әйберләр сату лавкасы, сишәмбе көн базары булуы турында язылган. Авылда яшәүчелер саны 1859 елда 1184 кеше, 1897елда -1340,1908 елда - 1415, 1920 елда - 1315,1926 елда - 1224, 1938 елда - 947, 1958 елда - 565, 1970 елда - 557, 1979 елда - 468,1989 елда - 371, 2002 елда 358 булган. Кызганычка каршы "Энциклопедия"ләрдә ялгышлар да киткән, бер өлеше аерым биттә төзәтелгән, кайбер ялгышлар калган, мәсәлән 1859 һәм 1908 елларда авылларда яшәгән кешеләр саны күрсәтелгән кнәгәнең миндә кирәкле битләренең ксерокопияләре бар, анда Кышлау авылында 1859 елда 598 ир- ат, 611 хатын-кыз яшәве күрсәтелгән, барысы (1209 кеше), 1908 елда 1543 кеше. Ә күп авылларга нигез шактый алдан салынган, чөнки мари халкына кадәр безнең якларда урдмуртлар да яшәгәннәр, Шашы авылларына алар исем береп калдырган булырга тиешләр, шулай ук хәзерге Арча шәһәренең дә элек арлар(удмуртлар) авылы булуы мөмкин. Марсель Әхмәтҗанов та безнең як авылларында элек марилар яшәгәнлеге, зиратлары турында яза. Казан шәһәре архивында Кышлау авылында 1883 ел азагында 1 мәхәлләдә 129 хуҗалыкта 374 ир-ат, 384 хатын-кыз, 2 мәхәлләдә 81 хуҗалыкта 209 ир-ат, 210 хатын-кыз яшәгәнлеге турында мәгълүмат бар. 1 мәхәллә мәчете 1848 елда, 2 мәхәлләнеке 1851 елда төзелгән, укучы балалар саны, руханилар, аларга кайсы елда ничәнче номерлы "свидетельство"лар бирелүе, еллык хезмәт хаклары күрсәтелгән. 1896 елда 1 мәхәлләдә 163 хуҗалыкта 498 ир-ат, 504 хатын-кыз, 2 мәхәлләдә 55 хуңалыкта 240 ир - ат ,287 хатын кыз яшәгәннәр, хуңалыклар санында ялгыш китуе күренеп тора. 1901 елда 1 -мәхәлләдә159 хуҗалыкта 461 ир-ат, 435 хатын-кыз, 2 мәхәлләдә 80 хуҗалыкта 243 ир-ат, 210 хатын-кыз яшәгән.

Казна аракы кибете һәм сыра лавкалары Олы Әтнә, Күлле-Киме, рус авылларында булган. Мәрхүм Марс абый Шиһапов элек язып чыкканча, Олы Әтнәлеләр аракы кибетен Арча юлы буендагы Туктар чокыры янына чыгаруга ирешәләр, авыл кешеләре сөйләвенчә, анда сату иткән кеше үз нәселенә "кабак" кушаматын калдыра.

Төрле газеталарда Олы Мәнгәр авылындагы Вәли бай йортын төзекләндерү кирәкләге турында мәкаләләр дөнья күрде, шул ук вакытта байның үзе яшәгән урыны да төгәл билгеле түгел. Миндә Олы Мәңгәр... һәм башка кайбер авылларның сәүдәгәрләре турында мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Олы Мәңгәр авылында 1850 ел, 10 июньдә булган ревизия язуларында 1796 елда туган Ибәтулла Баязитовның 1840 елда Петропавел шәһәре купечествосына күчерелүе, аның 1836 елгы Гыйззәтулла, 1938 елгы Гайнулла исемле уллары күрсәтелгән. 1794 елгы Ибраһим Искәндәров семьясы белән1844 елда , 1773 елгы Мәҗит Тукиев 1842 елда Уст-Каменское мещанлыгына күчерелгәннәр. 1785 елгы Халит Хәлилов 1843 елда Семипалатинск шәһәре купечествосына, аның 1877 елгы бертуган энесе Вәлид 1835 елда Уст-Каменское купечествосына күчерелгән. 1778 елгы Әхмәр Габделсәләмов 1842 елда семьясы белән Уст-Каменское мещанлыгына кучерелгән. 1883 елгы Халит Габитов 1840 елда 4 улы белән Троицк шәһәре купечествосына күчерелгән. 1785 елгы Хәмит Ханмаробббв 1844 елда 1821 елгы улы Вәлид белән Уст-Камен мещанлыгына күчерелгәннәр. Шулай ук авылда дистәдән артык кешенең чукындырылып 6сының рекрут итеп җибәрелүләре, калганнарының рус яки чукындырылган авылларга күчерелүе турында язылган. 1866 елда түбән мәхәлләдә Арча купецы Габделхәким Хәлил улынының Маһитаб исемле кызы туган, шул ук мәхәлләдә купец Габделвәли Габделваһһаб улы үзенең кызы 18 яшьлек Бибигайшәне Урум купецы Фәтхеләхәд Бикчәнтәй улы Әхмәдһадиевка кияүгә биргән.1900 елда 3 (югары) мәхәлләдә купец Мөхәммәдгариф Мөхәммәдрәхим улы Әдәмовның кызы Газизә 2 яшендә үлгән.1896 елда 1 (урта) мәхәлләдә Мамыш авылының Яңа бистәдә торучы Габдулла Мөхәммәдйосыф улы Госмановның хатыны Фатыйха купец Шаһимәрдән кызыннан Мәфтуха исемле кызы туган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев