Әтнә таңы

Әтнә яклары – архив материалларында

Моннан бер гасырдан артык вакыт элек Серб гимназисты Гаврила Принип Сараево шәһәрендә Австро-венгриядә тәхеткә утырачак Франц Фердинандны, аның хатынын револьвердан атып үтерүе нәтиҗәсендә беренче бөтендөнья сугышы кабынып китүен күпләребез беләләрдер.Туган илләрен Австро-венгрия басып алучыларыннан азат итәргә теләп революция учагы кабызырга теләү, кире нәтиҗәгә китерә - сугышта дистә ярым миллион кешенең...

Моннан бер гасырдан артык вакыт элек Серб гимназисты Гаврила Принип Сараево шәһәрендә Австро-венгриядә тәхеткә утырачак Франц Фердинандны, аның хатынын револьвердан атып үтерүе нәтиҗәсендә беренче бөтендөнья сугышы кабынып китүен күпләребез беләләрдер.Туган илләрен Австро-венгрия басып алучыларыннан азат итәргә теләп революция учагы кабызырга теләү, кире нәтиҗәгә китерә - сугышта дистә ярым миллион кешенең гомере өзелә, тагын да күбрәге инвалид булып кала, бу афәт Сербия халкын да читләтеп узмый. Казан шәһәрендәге милли архивта 1914 ел башында , шул сугыш алдыннан хөкүмәт чиновникларының сату итүче, төрле әйберләр җитештерүче оешмаларны һәм аерым кешеләрне тикшерү нәтиҗәләре турында мәглүматлар бар, шул исәптән хәзер безнең районга кергән авылларның оешма, кешеләре турында да. Хәзерге олы кешеләр үзләренең мәкаләдә күрсәтелгән әби -бабайларын танырлар дип уйлыйм. Олы Әтнә авылының сәүдәгәре крестьян Гатаулла Хисмәтулла улы Даутов приказчиклары Дөбьяз авылы крестьяны Фәйзелрахман Латыйпов һәм Олы Әтнә авылы крестьяны Хәсән Фәхретдинов белән вакытлыча Ашыт авылы базарында икмәк, башка ашау һәм галантерея товарлары белән сәүдә иткән, 1913 елгы кереме 5000 сум булган. Вакытлыча Ашыт авылы базарында Олы Әтнә авылы крестьяны Мөхәммәдгали Шәрәфетдин улы Мәхмүтов приказчигы Олы Әтнә авылы крестьяны Габдулла Бикбуллин белән тукымалар белән сәүдә иткән, 1913 елгы кереме 2000 сум. Шул базарда тукымалар белән Олы Әтнә авылы крестьяны Хәкимҗан Сәфәргали улы Сабитов, приказчигы Пошалым авылы крестьяны Салих Бакиров белән сәүдә иткән, 1913 елгы кереме 5000 сум. Олы Әтнә авылындагы лавкасында шул авыл крестьяны Сафа Әхмәдулла улы Мәхмүтов үзенең бертуганы Габделвәли Әхмәдулла улы белән тукымылар белән сәүдә иткән, 1913 елгы кереме 3000 сум. Вакытлыча Ашыт авылы базарында Олы Әтнә авылы крестьяны Шакирҗан Сабирҗанов приказчиклары Олы Әтнә авылының Фәйзелрахман Фәйзуллин һәм Хәкимҗан Мөхәммәдҗанов белән тукымалар саткан, кереме 2500 сум. Шул базарда вакытлыча Олы Әтнә крестьяны Фазылҗан Хәкимҗанов бакалея һәм галантерия товарлары саткан, кереме 600 сум. Олы Әтнәдә шул авыл крестьяны Галимҗан Вәлиев бакалея әйберләре саткан, кереме 1000 сум, шулай ук Фәйзелрахман Фәхретдинов шул авыл приказчигы Нигъмәтҗан Хисаметдинов белән тукымалар саткан, кереме 2500 сум. Олы Әтнә крестьяннары Шакирҗан Халитов, Фәттәхетдин Баһаветдинов, Әхмәдҗан Хәсәнов, Әхмәдхан Хәсәнов, Әхмәдгали Хәкимҗанов, Әхмәдгәрәй Хәйрулла улы Гыйззәтуллин, Мостафа Гайнуллин, Шәрәфетдин Баһаветдинов, Әхмәдвәли Шәрәфетдинов, Габделҗаббар Вәлиев, Галимҗан Мөхәммәдҗанов, Шакирҗан Әхмәдҗанов, Шакирҗан Сабирҗанов, Габдуллаҗан Гыйззәтуллин, Шакирҗан Мөхәррәмов үз авылларында яки Ашыт авылы базарында төрле әйберләр, шул исәптән тәмәке белән дә сәүдә иткәннәр, Арча мещаны Нигъмәтҗан Әхмәров Олы Әтнәдә балаганнан ат җигү өчен кирәкле һәм башка үзе ясаган әйберләр саткан, кереме 200 сум. Сату итүчеләр урын, әйберләр саткан өчен салым түләгәннәр, тәмәке сату налогы елга 5 сум булган. Күшәр авылында шул авыл крестяны Шакир Ногманов өй алдында (сени) бакалея, вак-төяк әйберләр, тәмәке белән сәүдә иткән, еллык кереме 500 сум. Вак-төяк әйберләр сатучы Нәҗметдин Идрисовның кереме 150 сум, Камалетдин Гобәйдуллинныкы 250 сум. Олы Мәңгәр авылында Алат авылы крестяны Алексей Баранов бакалея әйберләре, тәмәке белән сәүдә иткән, 1913 елгы кереме 1500 сум. Олы Мәңгәрдә шул әйберләр белән Казан шәһәре мещаны Иван Алексеев та сәүдә иткән, 1913 елгы кереме 500 сум. Казан шәһәре мещанкасы Любовь Алексееваның еллык кереме 100 сум. Шул авыл крестьяны Галиулла Дәминов бакалея, галантерея әйберләре, тәмәке белән ел башыннан сәүдә итә башлаган, Кәрим Дәминов тукымалар саткан, кереме 2000 сум. Олы Мәңгәрдә Олы Әтнә, Күшәр авылы кешесе сәүдә иткәннәр. Авылның Тарлау дип аталган өлешендә нефть ягудан барлыкка килгән су пары белән эшләүче двигательле тегермәндә авыл кешесе Гатаулла Сәлимҗанов ике ярдәмчесе белән ел эчендә 25 мең пот он җитештергән, еллык керемнәре 2000 сум. Ашыт һәм башка елгалардагы тегермәннәрнең җитештерүчәнлеге күпкә аз булган, мәсәлән Күшәр авылыныкында Рус Әйшәсе авылы крестяны Василий Лапшин 1913 елда 2000 пот он җитештергән, еллык кереме 250 сум. Су аз булган урыннарда җил тегермәннәре эшләгән. Туган авылым Яңа Шашыда авылдан төньяктарак мин бала, яшүсмер булган вакытларда такта канатлы җил тегермәне торды, ул авылга эчке янулы двигатель кайтканчы эшләгән, бер олы кеше миңа аны Бари исемле бай кеше төзетүе турында әйткән иде, ул кеше минем әни ягыннан туганым Габделбарый булырга тиеш. Ул тегермәндә кияүгә чыгып Олы Әтнәдә яшәүче Марзыя апа Шәйхиеваның әнисе Яңа Шашы авылының Бибигайшә Әхмәдулла кызы 17 ел ашлык тарттырган, бергә зшләгән Дәүләтша сугышка алынгач үзе генә калган. Минем әти электр уты кергәнче шундый өске ягы ачык зур эчке янулы двигатель белән фермаларга су бирүче зур чанны тутыра иде , терсәкле валы өстә, озын шутуннарының йөрүе күренеп тора. Күңгәр авылы янгын сүндерү оешмасы янында дип хәтерлим, озак еллар җил ярдәмендә эшләүче су чыгаручы насос торды.

Яңа Шашы авылында 1914 ел башында бакалея әйберләре, тукымалар, тәмәке белән Мөхәммәдҗан Мөхәммәдшин сәүдә иткән, 1913 елгы кереме 1900 сум. Авылдагы земской тору пунктында Тимергали Латыйпов сәүдә иткән, еллык кереме ачыкланмаган. Мамыш авылында Әхмәдгәрәй Имәнколов вак-төяк әйберләр белән сәүдә иткән, еллык кереме 80 сум. Кышлау авылында 2 гильдияле купец Хәбибулла Төхфәтуллин бакалея әйберләре, тукымалар белән сәүдә иткән, 1913 елгы кереме 2800 сум. Шундый әйберләр белән сәүдә итүче Фәйзрахман Сибгәтуллинның кереме 160 сум, Хуҗиәхмәд Вәлиевнеке 170 сум, Хуҗиәхмәд Сибгәтуллинныкы 180 сум, вак-төяк белән сәүдә итүче Сибгәтулла Вахитовныкы 80 сум, шундый ук сәүдә белән Спасс уездының Елена Новикова ел башыннан, Кышлау авылының Шашы елгасындагы су тегермәнен Уржум өязе, Төрек волосте кешесе Егор Бирюков арендага алган, 1913 елда 2000 пот он җитештергән. Җогып авылында Хафиз Батталовның кереме 50 сум, Кадыйр Кәбировның 50 сум, Муллагали Мөхәммәдгалиевнеке 320 сум. Чембулат авылында вак-төяк, тәмәке сатучы Гайнетдин Сәйфетдиновныкы 80 сум, Әкдәс Баһаветдиновныкы 80 сум, Шиһабетдин Нәҗметдиновныкы 50 сум, Габидулла Сәйфуллин ел башыннан сату итә. Иске Өҗем авылының Газиз Халитовныкы 80 сум, ашау әйберләре сатучы Вәли Лотфуллинныкы 120 сум, ашау әйберләре, тукымалар сатучы Хәким Кәбировныкы 1300 сум, ашау әйберләре сатучы Хәбибулла Сибгәтуллинныкы 120 сум, вак-төяк әйберләр сатучы Гобәйдулла Фәтхуллинныкы 80 сум, Яңа Өҗем авылының Хисаметдин Нигмәтҗановныкы 80 сум. Күәм пүчинкә авылында ашау әйберләре, тукымалар белән сәүдә итүче Габдуллаҗан Идрисовныкы 400сум, Шәрифулла Ситдыйковныкы 100 сум, ашау әйберләре сатучы Маһибәдәр Гарипова - ел башыннан сату итә, ашау әйберләре, тәмәке сатучы Сафа Ситдыйковныкы 100 сум, вак-төяк әйберләр сатучы Габдуллаҗан Сәфәргалиевнеке 100 сум, Нигъмәтулла Сәйфуллинныкы 70 сум, Шаһимәрдән Мусин ел башыннан сату итә, Фатыйх Вәлиевныкы 70 сум, Низаметдин Шиһабетдиновныкы 80 сум, Гариф Фазылҗановныкы 100 сум, Гыйниятулла Гатауллин ел башыннан сата , Гатаулла Рәхмәтуллинныкы 90 сум, Хәмзә Хәсәновныкы 80 сум, Шаһимәрдән Мусин ел башыннан сата, Гатаулла һидиятуллинныкы 100 сум, Гарифҗан Фазылҗановныкы 60 сум. Гади (Просто) Күәм авылында сәүдә итүче Иске Күәм авылы крестьяны Әхмәдша Моталлаповныкы 100 сум. Дусым авылында вак-төяк әйберләр сатучы Шакир Латыйповныкы 70 сум, Гыйниятулла Гайнуллинныкы 60 сум, Нафагей Рәхмәтуллин ел башыннан сату итә. Җилгелде авылы крестьяны Фатыйх Фәезовныкы 60 сум. Кунер - Пинер (Күңгәр) авылында Морки волосте, Кутни авылыннан Олга Ивановна Аптыкова вак-төяк әйберләр белән сату иткән, кереме 80 сум, ашау, галантерия әйберләре, тукымалар сатучы Сафагәрәй Мөхәммәдшинныкы 800 сум, ашау әйберләре сатучы Сәмигулла Вәлишинныкы 250 сум, Спасс өязе крестьяны Сәләхетдин Латыйпов ел башыннан сату итә. Шашы пүчинкәсендә ашау әйберләре сатучы Ярулла Фәтхуллинныкы 250 сум, вак-төяк әйберләр, тәмәке сатучы Гайнулла Гобәйдуллинныкы күрсәтелмәгән, Гайнелкамал Фәттәхова ел башыннан сату итә. Әхмәтхуҗа (Түбән Шашы) авылында ашау әйберләре сатучы Сираҗетдин Нәҗметдиновныкы 120 сум, вак-төяк әйберләр сатучы Хөснетдин Сәйфетдиновныкы 100 сум, Хөснелҗамал Сабитова һәм Закирҗан Галимҗанов ел башыннан сату итәләр. Күлле-Киме авылында чәйханәдә ак ипи белән псаломщик Степан Фоминның хатыны Наталья Туркина ел башыннан сәүдә итә башлаган, шул авыл крестьяны Шакирҗан Галимҗанов вак-төяк әйберләр белән сәүдә иткән, кереме 300 сум. Авыл крестьяны Гатаулла Ибәтуллин чәй, шикәр һәм башка туклану әйберләре белән сәүдә иткән, кереме 800 сум, шул ук әйберләр белән Яңа Мәзекәү авылыннан Илья Крикунов сәүдә иткән, кереме 700 сум. Күлле -Киме авылы крестьяны Галим Фәйзуллин тукымалар, галантерия товарлары белән сәүдә иткән, еллык кереме 2000 сум, авылның крестьяннары Мөхәммәдша Фәтхуллин, Җиһанша Фәтхуллин, Гайнетдин Хөсәенов, Хәсфиулла Заһидуллин төрле товарлар сатканнар. Авылда Олы Әтнәдән Дәүләтгали Фазылҗанов, Әхмәдгали Хәкимҗанов, Мостафа Гайнуллин, Түбән Бәрәскәдән Гали Вәлиев, Габдуллаҗан Шәфыйков, Гаффар Мәҗитов, Олы Бәрәзәдән Галимҗан Хөсәенов, Күәм авылыннан Габдуллаҗан Сәфәргалиев сәүдә иткәннәр. Күлле-Киме авылы крестьяны Шәмсетдин Сәгадетдиновның шөгылен "ямская гоньба лошадей" дип язганнар.

Реклама

Кече Көек авылында шул авыл крестьяннары Сафиулла Хәлилуллин, кереме 300 сум, Гыйниятулла Гатауллин, кереме 500 сум, Сибгәтулла Вәлиуллин, кереме1500 сум, сәүдә иткәннәр. Кече Көектә ул вакытларда кешеләр саны Олы Көекнекенә караганда күбрәк, Күлле-Киме волосте идарәсе дә шул авыл янында булган. Иске Тазлар (1941 елдан Ташчишмә) авылында шул авыл крестьяны Шиһабетдин Насыйров бакалея товарлары белән сәүдә иткән, еллык кереме 500 сум, бакалея һәм тәмәке белән крестьян Гарифҗан Нигмәтҗан улы сәүдә иткән, кереме 500 сум, вак- төяк әйберләр, он, ярма, бакалея товарлары сатучы Сабир Сафиуллинның кереме 200 сум.

Каенсар авылында шул авыл крестьяны Хуҗиәхмәд Хәсәнов өеннән сәүдә иткән. Казак Үртәмендә (Нүртәк) шул авылның крестьяны Гыйлаҗетдин Сираҗетдинов вак-төяк әйберләр белән сату иткән, кереме 400 сум. Үссүл (Яңа Бәрәскә) авылында вак-төяк әйберләр белән шул авылның Хәйрулла Кәримов сату иткән, кереме 400 сум...

(Дәвамы бар)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: