Әтнә таңы

Әтнә яклары – архив материалларында

Элек басылган мәкаләмдә башлыча Олы Әтнә, Кулле-Киме, Олы Мәнгәр волость үзәкләре турында мәгълүматләр китерелгән иде. 1850 еллардан 1925 елга чаклы волость үзәге булган Кышлау авылы турында "Татарская энциклопедия"нең 3нче томында аңа 16 гасырда нигез салынуы, 20 гасыр башында 2 мәчет, фелдьшерлык пункты, кибет, 2 тегермән, 2 вак-төяк әйберләр сату лавкасы,...

Элек басылган мәкаләмдә башлыча Олы Әтнә, Кулле-Киме, Олы Мәнгәр волость үзәкләре турында мәгълүматләр китерелгән иде. 1850 еллардан 1925 елга чаклы волость үзәге булган Кышлау авылы турында "Татарская энциклопедия"нең 3нче томында аңа 16 гасырда нигез салынуы, 20 гасыр башында 2 мәчет, фелдьшерлык пункты, кибет, 2 тегермән, 2 вак-төяк әйберләр сату лавкасы, сишәмбе көн базары булуы турында язылган. Авылда яшәүчелер саны 1859 елда 1184 кеше, 1897 елда - 1340, 1908 елда - 1415, 1920 елда - 1315, 1926 елда - 1224, 1938 елда - 947, 1958 елда - 565, 1970 елда - 557, 1979 елда - 468, 1989 елда - 371, 2002 елда 358 булган. Кызганычка каршы энциклопедияләрдә ялгышлар да киткән, бер өлеше аерым биттә төзәтелгән, кайбер ялгышлар калган, мәсәлән 1859 һәм 1907 елларда (1908 елда исәпкә алу кнәгәсе басылып чыккан) авылларда яшәгән кешеләр саны күрсәтелгән кнәгәнең миндә кирәкле битләренең ксерокопияләре бар, анда Кышлау авылында 1859 елда 598 ир-ат, 611 хатын-кыз яшәве күрсәтелгән, барысы - 1209 кеше, 1907 елда 1543 кеше. Ә күп авылларга нигез шактый алдан салынган, чөнки мари халкына кадәр безнең якларда урдмуртлар да яшәгәннәр, Шашы авылына алар исем биреп калдырган булырга тиешләр, шулай ук хәзерге Арча шәһәренең дә элек арлар (удмуртлар) авылы булуы мөмкин. 12 гасырның 2 чирегендә рус князьләре хәзерге Муром, Мокша, Рязань, Владимир, Мәскәү, Түбән Новгород шәһәрләре тирәсендәге угро-фин ыруларын көчләп христиан диненә кертә башлыйлар. Алар "үтәкләр, черемислар"дип атаган угро-финнар безнең якларга качып килеп урнашалар. Марсель Әхмәтҗанов та безнең як авылларында элек марилар яшәгәнлеге, зиратлары турында яза. 1980 елда безнең якларга МарНИИ археологик экспедиция оештыра һәм Күәм, Күнгәр, Дусым, Ташкичү авыллары янында борынгы каберлекләрне ачып аларда мәҗүси мари кешеләре күмелгәнлеген ачыклый. Каберләрдә табылган акчалар күмелгән кешеләрнең безнең якларда 18 гасыр башына хәтле яшәгәнлекләрен күрсәтәләр, моны 1721 елгы 1 ревизиядә Күәм авылында Шушор пүчинкәсе булуы да дәлилли. Марий Эл тарихчысы Г.А.Сепенев 2006 елда басылган "История расселения марийцев" исемле китабында болай дип яза:- " Уход болгар с Закамья после монголо-татарского нашествия и массовое их расселение в Приказанье и Заказанье положили начало вытеснению марийцев из близлежащих к Казани территорий. Так, по данным полевых материалов, в отдельных селениях Сернурского ( дер.Большая Коклала), Парангинского ( дер. Ильпанур), Моркинского ( с. Шор- Уньжа ) сохранились воспоминания о том, что некоторые семьи происходили от родовой группы Отнямари (Атнямари), переселившихся из Заказанья, очевидно, из окрестностей дер. Атня (ныне с. Б. Атня Атнинского района РТ. Три волости Атня зафиксированы в материалах 3 - ревизии 1762-64 годов. Потомки атнинских переселенцев в это время проживали в марийских селениях Алатской дороги Казанского уезда: в волости Атня - в дер. Атня (здесь же числилась татарская деревня Ляжбердина); в волости Атня «другого усаду» - в с. Петропавловское Юледур тож, дд. Шургиял (Ляждур?), починок Сеснур, Актуган сола, Эги сола, в волости Атня «на третьем усаде» - в дд. Атня третьего усада, Ирмучаш, Осьял, Мурзанай, Яндемер сола, поч. Каракши, Кугунур. Поселения марийских волостей Атня сосредоточены на территории нынешних Парангиньского и Куженерского районов».

Казан шәһәре архивында Кышлау авылында 1883 ел азагында 1 мәхәлләдә 129 хуҗалыкта 374 ир-ат, 384 хатын-кыз, 2 мәхәлләдә 81 хуҗалыкта 209 ир-ат, 210 хатын-кыз яшәгәнлеге турында мәгълүмат бар. 1 мәхәллә мәчете 1848 елда , 2 -мәхәлләнеке 1851 -елда төзелгән, укучы балалар саны, руханилар, аларга кайсы елда ничәнче номерлы шаһәдәтнамәләр бирелүе, еллык хезмәт хаклары күрсәтелгән. 1896 -елда 1 -мәхәлләдә 163 хуҗалыкта 498 ир -ат, 504 хатын -кыз, 2 - мәхәлләдә 55 хуҗалыкта 240 ир - ат ,287 хатын кыз яшәгәннәр,соңгы хуҗалыклар санында ялгыш китуе күренеп тора. 1901 елда 1 -мәхәлләдә159 хуҗалыкта 461 ир -ат, 435 хатын - кыз, 2 -мәхәлләдә 80 хуҗалыкта 243 ир -ат, 210 хатын -кыз яшәгәннәр.

Казна аракы кибете һәм сыра лавкалары Олы Әтнә, Күлле - Киме, рус авылларында (Атамыш,Соңгыр ,Яңа Мәзекәү, Байчуга) булганнар.Мәрхүм Марс абый Шиһапов элек язып чыкканча, Олы Әтнәлеләр аракы кибетен Арча юлы буендагы Туктар чокыры янына чыгаруга ирешәләр, авыл кешеләре сөйләвенчә, анда сату иткән кеше үз нәселенә "кабак" кушаматын калдыра. Мидхәт абый Сөләйманов язуынча, 1930 еллар башында Олы Әтнәдә 4 миллионер, 150гә якын сәүдәгәр була, (1929 елда 132 сәүдәгәр патент алып сәүдә иткән, тагын шактый гына кулаклар булган). Миллионерлар - Гатаулла Даутов, Гөбәйдулла Вәлидов, Әхмәдгали Мәхмүтов, Хәйруллин (исеме күрсәтелмәгән). Гатаулла Даутов Олы Мәнгәр авылыннан өйләнә һәм мәһәр итеп 5 мең сум акча бирә, шул ук вакытта гади кешеләр 100-200 сум мәһәр биргәннәр. Хәмзә бай дип йөртелгән кеше 1871 елда туган Вәлиулла Мөхәррәм улы Габделсәләмов булырга тиеш, бала көчле авырып исән калса, явыз рухлар яңадан аңа зыян салмасын өчен балага икенче исем кушканнар, "Хәмзә" сүзе гарәпчәдән "ачы" дип тәрҗемә ителә.Элек авыл библиотекасына җитәкчелек иткән Наҗия апа Әскәрова 1911 елда туып сугышта улгән әтисе Кәримне Хәмзә бай нәселеннән дигән иде, 1911 елның 31 гыйнварында 3 мәхәлләдә туган Мөхәммәдкәримнең атасы Вәлиулла Мөхәррәм улы Габделсәләмов, анасы Бибифатыйма Биккенә кызы булып чыкты. Хәзерге почта тирәсендә яшәгән Насби байның (Насыйбулла Гыйззәтулла улы Габидуллин) 1891 елда Хәбибулла исемле улы туган. 1991 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган кешеләргә куелган монументны күчергәндә килеп чыккан хәзинәне шул бай күмеп калдырган дип сөйлиләр.Ишле нәселдән булган сәүдәгәр Ишморатовларның кызыл кирпечтән салган кибет-склады ишелү хәлендә. Иске Җогып авылында яшәүче Галия апа Шәрәфиева сөйләвенчә, Олы Әтнәдә бердәнбер 3 катлы йорт "Кизләү чишмәсе" янында яшәгән Мөхәммәдҗан байныкы булган, аны семьясы белән ярты сәгать эчендә вак-төяк әйберләрен генә алдыртып сөргәннәр, хезмәтчесе белән ул бер мичкә алтынын күмеп калдырган, хезмәтчесе соңрак аны казып алган. 1891 елда Олы Әтнә авылы купецы (муллалар "купис" дип язганнар) Сәфәргали Сабит улының кызы Бибиәсма Олы Мәнгәр авылы купецы Мостафа Мөхәммәдшәриф улының улы 25 яшьлек Сабирҗанга кияүгә чыга. Кыз ризалыгы шаһидлары Хәкимҗан Сәфәргали улы һәм Шәмсетдин Хәсән улы. Кияү ризалыгы шаһидлары - Шаһиәхмәд Мостафа улы һәм Галиәхмәд Мостафа улы.Төрле газеталарда Олы Мәнгәр авылындагы Вәли бай йортын төзекләндерү кирәкләге турында мәкаләләр дөнья күрде, шул ук вакытта байның үзе, яше, яшәгән урыны да төгәл билгеле түгел. Миндә Олы Мәнгәр һәм башка кайбер авылларның сәүдәгәрләре турында бераз мәгълүматлар бар. Мәсәлән Олы Мәнгәр авылында 1850 елның 10 июнендә булган ревизия язуларында 1796-елда туган Ибәтулла Баязитовның 1840-елда Петропавел шәһәре купецлыгына күчерелүе, аның 1836 елгы Гыйззәтулла, 1838 елгы Гайнулла исемле уллары күрсәтелгән. 1794 елгы Ибраһим Искәндәров гаиләсе белән 1844 елда,1773 елгы Мәҗит Тукиев 1842 елда Усть-Каменское мещанлыгына күчерелгәннәр. 1785 елгы Халит Хәлилов 1843 елда Семипалатинск шәһәре купечествосына, аның 1877 елгы бертуган энесе Вәлид 1835 елда Усть-Каменское купецлыгына күчерелгән. 1778 елгы Әхмәр Габделсәләмов 1842 елда гаиләсе белән Усть-Каменское мещанлыгына кучерелгән. 1883 елгы Халит Габитов 1840 елда 4 улы белән Троицк шәһәре купецлыгына күчерелгән. 1785 елгы Хәмит Ханмаров 1844 елда 1821 елгы улы Вәлид белән Усть- Каменское мещанлыгына күчерелгәннәр. Шулай ук авылда дистәдән артык кешенең чукындырылып, 6сының рекрут итеп җибәрелүләре, калганнарының чукындырылган яки рус авылларына күчерелүе турында язылган. 1866 елда түбән мәхәлләдә Арча купецы Габделхәким Хәлил улынының Маһитаб исемле кызы туган, шул ук мәхәлләдә купец Габделвәли Габделваһһаб улы үзенең кызы 18 яшьлек Бибигайшәне Уржум купецы Фәтхеләхәд Бикчәнтәй улы Әхмәдһадиевка кияүгә биргән.1900/4/17 елда 1 (урта) мәхәлләдә "Потомственный почётный" крестьян, "2 гильдии купец" Мөхәммәдгариф Мөхәммәдрәхим улы Әдәмовның Габдулла исемле улы туган, шул елда кызы Газизә 2 яшендә үлгән. 1896 елда 1 мәхәлләдә Мамыш авылының Яңа бистәдә торучы Габдулла Мөхәммәдйосыф улы Госмановның хатыны Фатыйха купец Шаһимәрдән кызыннан Мәфтуха исемле кызы туган. Марсель Әхмәтҗанов хезмәтләрендә Мортаза байның 1794 елда 1 мәхәллә мәчетен салдыруы турында язылган. Каенсар урманы Гатаулла бай кулында булган.1926 елда Шаһиәхмәд байның 3 катлы йортын бөтен җиһазлары белән мәктәпкә бирәләр, ул өстә никахта катнашкан Шаһиәхмәд Мостафа улы булырга тиеш. 1883/1/8 - елда Олы Мәңгәр авылында 2 -(түбән) мәхәлләдә Ташкент купецы Габделвәли Габделхәким улының хатыны Мәфтухадан Бибирәбига исемле кызы туып ике көннән үлгән, үлү сәбәбе балалар зәхмәте дип язылган.1884/9/2 - елда 2- мәхәлләдә купец Гадделвәли Габделхәким улы Бакировның хатыны Мәфтухадан Мөхәммәдгали исемле улы туган һәм ни кызганыч ике айдан 3- ноябрдә тәне чабырып үлгән.Күрүебезчә, Габделвәли Бакиров түбән мәхәлләдә исәпләнгән һәм Вәли бай Бакировныкы дип саналган урта яки югары мәхәлләдә торган җимерек йорт Илсур абый Шакиров язуынча, аныкы булырга тиеш түгел, аннан астарак шундый ук ике катлы, чорма тәрәзәсе икенче төрле йорт булганлыгы турында да хәбәр бар.

Олы Мәңгәр метрикаларында Бакиров нәселеннән тагын берничә Ташкент купеы күрсәтелгәннәр.

Реклама

1888/Х1/25 елда 2 мәхәлләдә сәүдәгәр Әхмәд Шакир улы Мусинның хатыны Бибигарифәдән Бибифакиһә исемле кызы туган. 1888/8/19 елда 2 мәхәлләдә сәүдәгәр Мүхәммәдсабир Мостафа улының 10 айлык Гөлчәһрә исемле кызы үлгән, үлү сәбәбе - балалар зәхмәте. Шул сәбәптән 2 мәхәлләдә указлы мөәзин Камалетдин Мөхәммәдвәли улының Низаметдин исемле улы 1888/Х1/9 елда 4 айлык килеш үлгән.Башлыча Олы Мәңгәр авылыннан бүленеп чыккан Яңа Мәңгәр авылының Казан университеты профессоры А.А. Корсаковның рус гаскәрләренең Казан шәһәрен басып алуына 350 ел тулу хөрмәтенә язылган белешмә китабында "Кибяковская пустошь" дип аталган урында урнашуы турында язылган, ул елда авылда 114 йомышлы татар ирләр яшәгәннәр.Ә ул бушлык 1552 -ел, декабр аенда башланган Казан сугышында җиңеп чыккан рус гаскәрләре тарафыннан яндырылган авыл урыны. Белешмәдә Иске Мәңгәрдә 1882 - елда 60 йомышлы татар (Дворцовые люди), Олы Мәңгәрдә 24 йомышлы татарлар, Мәңгәр авылында 331 йомышлы, бер чукындырылган татар ир-аты яшәгәнлеге күрсәтелгән.

Барыбызга да билгеле булган Рәшит Гөмәр улы Нургалиевның Иске Мәнгәрдә яшәгән бабасы Нургали Хәйрулла улы Габделкадыйров шулай ук сәүдәгәр була һәм колхозлашу чорында эзәрлекләүләр башлангач Ташкент шәһәренә китә. Ул 1922/Х/18 елда Күшәр авылының Әхмәдҗан Вәлиулла улының 24 яшьлек Әминә исемле кызына өйләнгән һәм 1923 елның 10 сентябрендә Бибигалия (метрикада Галия) исемле кызы, 1926 елның 23 мартында Хәмбәл (метрикада Әхмәдханбәл) исемле улы, 1928 елның 8 мартында Гөмәр (метрикада Муллагөмәр) исемле улы туган. Нургалиевларның 1834 елгы ревизия язуларында тагын ике бабалары, аларның хатыннары, балалары күрсәтәлгән. Миндә тагын Иске Мәңгәрнең 1850 елгы ревизиясе, 1882 -1890 еллар гаиләләр исемлеге дә бар. 1716 елгы Ландрат исәпкә алу язуларында авылда 15 йомышлы морзалар, аларның гаиләләре күрсәтелгән.

1716 - елда Күшәр авылында 13 ,Мокшы пүчинкәсендә 2 морзалар семьясы яшәгәннәр. Мамыш авылы кечкенә булса да, байларга шактый бай булган, мәсәлән Йошкар-Ола шәһәре архывындагы 1795 елгы 5 ревизия язуларында 1755 елгы Бәшир Байкин 1791 ел, 9 ноябрьдә хатыны Олы Мәнгәрне Минкә Рысаева белән Казан шәһәре купецлыгына күчерелгән, соңыннан аның 1819 елгы улы Гыйззәтулла семясы белән Яңа Шашы авылына күченә, Гыйззәтулланың оныгы 1902 елгы Шәрифҗанның улы Булат абый Бәширов Олы Әтнәдә яшәп берничә ел элек вафат булды, аның энесе Роберт шулай ук Олы Әтнәдә яши, Бәшир нәселе Яңа Шашыда да бар. Мамыш авылы бае Габделмәҗид Фәтхулла улы 20 гасыр башында мари якларында ике алпавыттан 600 десятинә болын жирләре сатып ала, 1917 елгы революциядән соң жирле халык ул жирләрне тартып ала башлый, бай аларны судка бирә. Эшнең ни белән беткәнен күрсәтүче документ архивта табылмады, хәер большевикларның аны яклаулары икеле, папкада махсус ревизия үткәреп гаиләсен, туган елларын, мал-туарын күрсәткән кәгазь бар. Гомәр абый Шакиров аның шактый зур урманы булуын да язып чыккан иде. Шул ук ревизия язуында 1727 елгы Рәхмәтулла Имәнколовның Казан шәһәре купечествосына күчерелүе турында язылган, балалары, оныклары, аларның яшьләре күрсәтелгән. Мамыш авылы зиратында Әхмәделәбрар Хөсәен улы Имәнколовның кабер ташы бар, ул 192? ел ноябрь аенда 63 яшендә вафат булган. Революциядән соң яңа хөкүмәт еллык доходлары мең сумнан арткан кешеләрне исәпкә ала, Мамыш авылында Мәҗит Фәтхуллин, Әхмәдҗан Имәнколов (бакалея товарлары сатучы), Әхмәдҗан Шакирҗанов, Хәбибрахман Хөсәенов, Фатыйх Габделхәмидовлар шул исемлектә. Җогып авылында 8 кеше, Яңа Шашы авылында да 8 кеше: сәүдәгәр Мөхәмәмәдҗан Мөхәммәдша улының 1918 елгы доходы 10 мең сум, Латыйф Назыйровныкы 3 мең сум, Бәйрәм Назыйровныкы 3 мең сум, Шакир Тимергалиевныкы 2 мең сум, Бәдретдин Тәхәветдиновныкы 2 мең сум, Гыйльмиҗан Әхмәдшин - Актүбә сәүдәгәренеке - 1 мең сум, Мифтахетдин һәм Сәйфетдин Шәмсетдиновларныкы - 1 мең сум. Актүбә сәүдәгәренән башкалары миңа туган яки кодалар булып тияләр, алар белән ничек горурланмыйсың, байлар хәзер почётта! Тик 1931 елда Мөхәммәдҗан бабайны гаиләсе белән Магнитогорск шәһәренә, Латыф улы Хәкимҗанны Пермь шәһәренә сөргәннәр, ул 10 елдан соң кире кайта. Мөхәммәдҗан бабайның алтыны булуын куштаннар хәбәр иткәннәр, тик яшерелгән байлыкны комиссия таба алмаган, ахыр чиктә аның Илбахты исемле мари кешесен приказчик итеп тотуын сәбәп итеп, барыбер сөргәннәр. Ключи Сап авылында кияудә булган бердәнбер апалары Бибимәстүрәне туып үскән йортка кертмәгәннәр, ул елап кире кайтып киткән. Бибимәстүрәнең оныгы Рәшидә апа мәрхүмәнең улы Габидуллин Наил Гомәр улы Күнгәр авылы мәктәбендә директор булып эшли. Бабайның йорт, каралтыларын ике атна узгач булган зур янгыннан зыян күргән Олы Әтнә авылына күчереп салалар, ул үзе 1936 елда сөргендә үлә.

Югары Бәрәскә авылынында 1854 елда туган Сәгди бай (Сәгадетдин Гаделша улы Җәпиев), (Казан шәһәрендә Япеев урамы һәм тукталышы бар) оныгы 1923 елгы офицер Әнвәр Шәрәфетдин улы минем тормыш иптәшемнең әнисе нәселенә кияү булып тия. Сәгди байны милиционерлар Арчага алып китәләр, ике улының кызыллар ягында сугышып һәлак булганлыклары ачыклангач кире кайтаралар, ул тегермәнен дә колхозга биргән була. Туганнары сөйләвенчә, Сәгди бай хәзерге Волгоград өлкәсендәге тозлы күлләрдән аш тозы алып кайтып сәүдә дә иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: