Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә җәяүлеләре дә штраф түләячәк

1июльдән җәяүлеләр өчен яңа кагыйдәләр кертелде. Көннең караңгы вакытында яки күз күреме начар булган очракта халык яшәми торган урыннарда юл кырыеннан барганда җәяүлеләр машина йөртүчеләргә күренерлек итеп үзләре белән яктылык кайтаручы предметлар йөртергә тиеш. Күпсанлы тикшерүләр күрсәткәнчә, яктылыккайтаручы предметлардан файдалану җәяүлеләрне таптап китү очрагын 65% ка киметкән. Хәрәкәт итүче машина...

1июльдән җәяүлеләр өчен яңа кагыйдәләр кертелде.
Көннең караңгы вакытында яки күз күреме начар булган очракта халык яшәми торган урыннарда юл кырыеннан барганда җәяүлеләр машина йөртүчеләргә күренерлек итеп үзләре белән яктылык кайтаручы предметлар йөртергә тиеш. Күпсанлы тикшерүләр күрсәткәнчә, яктылыккайтаручы предметлардан файдалану җәяүлеләрне таптап китү очрагын 65% ка киметкән. Хәрәкәт итүче машина йөртүчесе кушылган якын яктылык чыганагы белән җәяүлене 25-30 метрдан күрергә мөмкин. Әгәр җәяүле яктылык кайтаручы предметтан файдаланса5 бу ара 130-140 метрга арта. Ә ерак фаралар кушылганда бу 400 метр да булырга мөмкин.
Агымдагы елның 5 аенда Татарстанда 610 җәяүлене таптату очрагы теркәлгән. Аларда 58 кеше үлгән, тагын 584 кеше тән җәрәхәтләре алган. Кичке 18.00 дән алып 7.00гә гә кадәр вакыт эчендә 203 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 37 кеше үлгән,187 кеше җәрәхәтләнгән.
Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта штраф суммасы 1 июльдән 500 сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев