Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә җәяүлеләре юл бирә

Район үзәгендә урнашкан җәяүлеләр кичеше автомобиль йөртүчеләр өчен баш авыртуына әйләнде бүген. Асфальт та, тротуар да көзге сыман тоташ боз белән капланды. Колонна булып тезелгән автомобильләр әнә уш җәяүлеләр аркылы уза торган җиргә җитәләр дә, туктарга мәҗбүр булалар - җәяүлеләргә юл бирәсе бар бит. Шуннан урыннан кузгалып китә алмыйлар, аларга...

Район үзәгендә урнашкан җәяүлеләр кичеше автомобиль йөртүчеләр өчен баш авыртуына әйләнде бүген. Асфальт та, тротуар да көзге сыман тоташ боз белән капланды.

Колонна булып тезелгән автомобильләр әнә уш җәяүлеләр аркылы уза торган җиргә җитәләр дә, туктарга мәҗбүр булалар - җәяүлеләргә юл бирәсе бар бит. Шуннан урыннан кузгалып китә алмыйлар, аларга арттагы машиналар өстәлә...

Моны җәяүлеләр дә аңлады, күрәсең. Үзләре өчен өстенлекле юл булса да, башта тезелеп килгән машиналарны уздырып җибәрәләр. Менә монысы өчен рәхмәт, монысы - әтнәләрчә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев