Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә

Янгын күзәтчелеге бүлеге тарафыннан районның сайлау уза торган 25 обьектында тикшерү үткәрелде. Ни кызганыч, аларның барысында да кимчелекләр барлыгы ачыкланды. Һәр объектта да иң еш күзәтелгәне - ишек тупсаларының тиешле нормаларга туры китереп эшләнмәве, шулай ук ут сүндергечләрнең саны биналарның квадрат метрына җитәрлек санда булмавы. Бу уңайдан авыл советы рәисләренә...

 

Янгын күзәтчелеге бүлеге тарафыннан районның сайлау уза торган 25 обьектында тикшерү үткәрелде. Ни кызганыч, аларның барысында да кимчелекләр барлыгы ачыкланды. Һәр объектта да иң еш күзәтелгәне - ишек тупсаларының тиешле нормаларга туры китереп эшләнмәве, шулай ук ут сүндергечләрнең саны биналарның квадрат метрына җитәрлек санда булмавы. Бу уңайдан авыл советы рәисләренә тиешле кисәтү ясалды.

Сайлау обьекты булган мәктәпләрдә генә түгел, районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч, төп һәм белем бирү мәктәпләрендә, район үзәк хастаханәсендә һәм техникум бинасында "Стрелец мониторинг" приборларын булдыру мәҗбүри итеп куелды. Әлеге прибор, төтен исе булганда, тирә-якта кеше булмаган очракта да, автомат рәвештә 01 яки 02 телефоннарына чыгып, янгын хакында бөтен мәгълүматны тапшыру үзлегенә ия. Әлегә бездә бу прибор алда саналган бер объектта да куелмаган.

1 сентябрьдән 10 сына хәтле район мәктәпләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" үтә. Әлеге айлык барышында янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре укучылар белән очрашачак, аларга ут белән сак эш итү, янгыннан ничек саклану турында аңлату эшләре алып барачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев