Әтнә янгын күзәтчелеге инспекторы кисәтә
2013 елның 1-8 гыйнварларында Идел буе федераль округында 670 янгын теркәлгән. Аларда 101 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган. 66 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Нәтиҗәдә 135 объект янып көлгә оча, 69 миллион сумлык матди зыян килә. Янгыннарның төп сәбәпләре: Ут белән саксыз кылану - 188 очрак; Мич,...
2013 елның 1-8 гыйнварларында Идел буе федераль округында 670 янгын теркәлгән. Аларда 101 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган. 66 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Нәтиҗәдә 135 объект янып көлгә оча, 69 миллион сумлык матди зыян килә.
Янгыннарның төп сәбәпләре:
- Ут белән саксыз кылану - 188 очрак;
- Мич, төтен юлларының төзек булмавы һәм мичне кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу - 164 очрак;
- Электр җиһазлары төзелешен бозу һәм дөрес кулланмау - 172 очрак;
- Ут төртү - 70 очрак.
Янгын булмасын дисәгез:
- Чыршыны нык җиргә урнаштырыгыз, чыгу юллары ачык булсын;
- Төзек булмаган гирляндалар кулланмагыз;
- Бинада пиротехника һәм ачык ут кулланмагыз;
- Балаларны караусыз калдырмагыз, ут куллану кагыйдәләренә өйрәтегез;
- Электр чыбыгы төзек булсын, челтәргә артык күп җиһаз тоташтырмагыз;
- Электрга тоташкан җиһазларны караусыз калдырмагыз;
- Урын-җирдә тартмагыз. Онытмагыз: сигарет һәм алкоголь янгын чыгуга актив булышалар.
Онытмагыз! Янгынны булдырмый калу сүндерүгә караганда җиңелрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев