Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә янгынчылары балалар белән очрашты

Әтнә муниципаль районының "Чулпан" балалар лагеренда янгын куркынычсызлык буенча укулар булды. МЧС хезмәткәрләре балаларга утның зыяны һәм файдасы турында сөйләде, ут белән шуклык нәтиҗәләре һәм төтен яки янгын килеп чыкканда әти-әни һәм олылар булмаса узеңне ничек тотарга кирәк икәнне турында сөйләште. Янгын сак чакыру номерларын кабатладылар, ут сүндергечне ничек кулланырга...

Әтнә муниципаль районының "Чулпан" балалар лагеренда янгын куркынычсызлык буенча укулар булды. МЧС хезмәткәрләре балаларга утның зыяны һәм файдасы турында сөйләде, ут белән шуклык нәтиҗәләре һәм төтен яки янгын килеп чыкканда әти-әни һәм олылар булмаса узеңне ничек тотарга кирәк икәнне турында сөйләште. Янгын сак чакыру номерларын кабатладылар, ут сүндергечне ничек кулланырга икәнен күрсәттеләр һәм ялган чакыруларның зыяны турында сөйләштеләр. Балалар янгын сүндерүчеләрнең сорауларына дөрес һәм ачыклы җавап бирде. Балаларны, шиксез, янгын сүндерүчеләрнең кызыл машинасы сокландырды.

Үзләре белән алынган сугыш киеме урынлы булып чыкты. Аны киер өчен теләүчеләрдән озын чират тезелде. Өстәвенә, кызкайлар малайлардан чигенеп калмады һәм алар өчен зур сугыш киемен җитез җиңә алды. Балалар янгын сүндерүчеләр белән сөйләшүдән чыккан хисләрен иҗат конкурсында күрсәтте. Алар рәсемнәр конурсында катнашты. Янгын машинасының иң яхшы рәсеме билгеләнде. Барлык балалар призлар һәм истәлекле бүләкләр алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев