Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ярминкәсе – автовокзал янында

Айга ике тапкыр безнең районның күмәк хуҗалыклары, авыл җирлекләре Казанда, ярминкәдә сәүдә итәләр.

Бу хакта аны оештыручылар - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Фәйзрахмановтан сораштым.

- Автовокзал янында, Кәрим Тинчурин урамы, 13 адресы буенча палаткаларда сәүдә итәбез, - диләр.

Ярминкәдә районның 9 күмәк хуҗалыгы һәм 12 авыл җирлеге, кыскасы, барысы да катнаша. Бер атнада безнекеләр булса, икенче атнада аларны Теләче районы сатучылары алыштыра. Безнекеләр тун-тулы олаулар белән иртәнге 5нче яртыда ук юлга кузгалалар. Ярминкә үзе 6нчы яртыларда башлана. Бәяләр чагыштырмача арзан. Шул сәбәплеме, безнекеләрнең килүен көтеп үк алалар. Гомумән, сатып алучылар бик күп монда. Әңгәшмәдәшләрем әйтмешли, 1 сентябрь - беренче ярминкә көнне әле алай ук күп булмаганнар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев