Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә яшьләре, бу Проектның өстенлекләре зур

"Кадровый резерв" исемле республика проекты 2009 елдан бирле бара. Максаты - яшь лидерларны ачыклау, социаль әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүгә яшьләрне дә җәлеп итү. Соңыннан андыйларны ачыклап иҗтимагый өлкәләрдә алга этәрү. Проектта 16-30 яшьлекләр катнаша ала. Ул берничә: сайлап алу (анкета алу, тест ясау, үзара әңгәмә), "очный" һәм "дистанцион" белем...

"Кадровый резерв" исемле республика проекты 2009 елдан бирле бара. Максаты - яшь лидерларны ачыклау, социаль әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүгә яшьләрне дә җәлеп итү. Соңыннан андыйларны ачыклап иҗтимагый өлкәләрдә алга этәрү.

Проектта 16-30 яшьлекләр катнаша ала. Ул берничә: сайлап алу (анкета алу, тест ясау, үзара әңгәмә), "очный" һәм "дистанцион" белем этаплары буларак уза. Аларның кысаларында катнашучылар Татарстан хакимияте органнары, сәнәгать һәм инновацион предприятие, оешма, яшьләр берләшмәләре вәкилләре белән очрашалар.

Быелдан башлап Проект яңа форматта яшьләр белән эшләүнең 4 өстенлекле юнәлеше буенча башкарыла:

  • "Гомуми модуль" - яшь лидерларның креатив, коммуникатив булу, анализлау осталыгы, оештыру һәм идарә итү кебек төп сыйфатларын үстерә, шулай ук катанашучыларның дәүләт яшьләр сәясәтендәге квалификацияләрен күтәрә;

  • "Икътисад мәктәбе" - яшь лидерларның икътисад һәм менеджмент өлкәсендә һөнәри осталыкларын арттыру, шулай ук Татарстан икътисадының төрле секторларындагы стратегик бурычларны хәл итәргә өйрәтә;

  • "ПромАктив" - Татарстан предприятие һәм оешмаларында эшләүче яшь хезмәткәрләрнең инициативаларын яклау һәм үстерүгә юнәлгән;

  • "Социаль медиалар". Максаты социаль медиадагы процесслар белән идарә итү механизмнарын өйрәнү һәм аларны куллану.

Проект нәтиҗәләре буенча финалга чыгучылар Татарстанның министрлык, тармакларына, иҗтимагый һәм башка оешмаларына стажировкага китә, иң яхшылары эшкә урнашканда стажировка йомгаклары буенча рекомендацияләр алалар.

Гаризалар агымдагы елның 24 ноябренә кадәр www.rezervrt.ru сайтының "Подать заявку" өлешендә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев