Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә яшьләре бәйрәмгә әзерләнә

Бүгенге көндә без алда язылган сүзләрне еш ишетәбез: " Безнең яшьлектә интернет юк иде, без күңелле үстек, урамнан кайтып та керми идек, хәзерге яшьләрне өйдән куып та чыгарып булмый" . Бу сүзләр Мәңгәр авылы яшльләренә берничек тә кагылмый. Мәңгәрдә яшьләргә күңел ачарга сәбәп тә кирәк түгел, алар үзләре ул сәбәпне...

Бүгенге көндә без алда язылган сүзләрне еш ишетәбез: " Безнең яшьлектә интернет юк иде, без күңелле үстек, урамнан кайтып та керми идек, хәзерге яшьләрне өйдән куып та чыгарып булмый" . Бу сүзләр Мәңгәр авылы яшльләренә берничек тә кагылмый. Мәңгәрдә яшьләргә күңел ачарга сәбәп тә кирәк түгел, алар үзләре ул сәбәпне китереп чыгара. Күптән түгел генә авылыбыз яшьләре үзәк урамда Кыш бабай белән Кар кызын кардан ясап куйганнар.Һәм бик матур килеп чыккан. Кар сыннары үткән-күргән кешеләрдә бәйрәм хисе уята. Мондый яшьләр авылыбыз горурлыгы булып тора. Бу башка авыллар өчен дә үрнәк. Ә нигә әле тирә ягыбызны әнә шулай матурламаска.Кар явып тора, буяулар да бар. Бәйрәм рухын бергәләп күтәрик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев