Әтнә яшьләре дә “Президент белән бергә!”
"Президент белән бергә!" исемле иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан игълан ителгән "Президентны яклап" акциясенә старт бирелгәннән соң, Әтнә районында 5 махсус чара уздырырга өлгерделәр. Районның Күлле Киме, Күәм, Олы Әтнә авылларында халык белән очрашып, махсус брошюралар тараттылар. Әйтик, тышында Президент фотосы, ә эчтә "Көчле лидер - көчле Татарстан", "Ышанычлы җитәкче - тотрыклы...
"Президент белән бергә!" исемле иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан игълан ителгән "Президентны яклап" акциясенә старт бирелгәннән соң, Әтнә районында 5 махсус чара уздырырга өлгерделәр.
Районның Күлле Киме, Күәм, Олы Әтнә авылларында халык белән очрашып, махсус брошюралар тараттылар. Әйтик, тышында Президент фотосы, ә эчтә "Көчле лидер - көчле Татарстан", "Ышанычлы җитәкче - тотрыклы республика", "Безнең Президент - Татарстан үсеше" ише шигарьләр белән бизәлгән брошюраны миңа да бирделәр.
Фотода: "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары Олы Әтнәнең "Таттелеком" бинасы каршында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев