Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә яшьләре “Каурый каләм” старт алды

Яшь журналистларның "Каурый каләм" Бөтенроссия конкурсы старт алды Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, "Ватаным Татарстан" "Ирек мәйданы" һәм КФУның "Дарелфөнүн" газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан...

Яшь журналистларның "Каурый каләм" Бөтенроссия конкурсы старт алды

Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, "Ватаным Татарстан" "Ирек мәйданы" һәм КФУның "Дарелфөнүн" газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак.

Анда катнашырга теләүчеләр "Журналистика"яки "Публицистика" номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә. Конкурс киләсе елның 30 апреленә кадәр дәвам итә.

Аның нәтиҗәләре 19 майда, Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк. Конкурсның җиңүчеләре Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган "Алтын каләм" республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин: http://kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdelenie-zhurnalistiki/kafedra-tatarskoj-zhurnalistiki.

Әтнә районында башлап язучы, журналистика белән кызыксынучы яшьләребез байтак. Бу сезгә үз көчегезне сынап карау өчен бер дигән мөмкинлек. Бәлки югары уку йортына керү мөмкинлеге дә булыр. Әгәр язмагыз белән әлеге бәйгегә катнашырга уйласагыз, безнең белән дә киңәшләшә аласыз. Тәвәккәлләгез!

Безнең мондый бәйгеләрдә җиңүчеләребез бар, ике "Алтын каләм"ле яшь хәбәрчебез бар безнең- Рәзилә Газизова белән Алия Гайнетдинова! Алар сафын сез дә тулыландыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев