Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә яшьләре - “ Президент белән бергә”

«Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте 28 август көнне Республика көне уңаеннан үткәрелгән " Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!"Татарстан Республикасы көне белән!" балалар открыткалары эскизлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде. "Президент белән бергә!" хәрәкәте агымдагы елның апрелендә, " Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!"форумында оештырылды. Әлеге форумда республиканың барлык иҗтимагый...

«Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте 28 август көнне Республика көне уңаеннан үткәрелгән " Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!"Татарстан Республикасы көне белән!" балалар открыткалары эскизлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде.

"Президент белән бергә!" хәрәкәте агымдагы елның апрелендә, " Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!"форумында оештырылды. Әлеге форумда республиканың барлык иҗтимагый оешмаларыннан вәкилләр катнашты. Форумның максаты- татарстанлыларны берләштерү һәм президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруга конкрет ярдәм күрсәтү. Бүгенге көнгә "Президент белән бергә" хәрәкәте филиаллары Татарстанның барлык районнарында да эшләп килә. Хәрәкәт активистлары көн саен 150гә якын чара үткәрә.

Безнең районда да "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте активистлары район яшьләре белән берлектә әледән әле төрле чаралар оештырып киләләр. Мондый чараларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең сәламәтлекләрен саклау максатыннан узган пляж воллейболы, теннис, воллейбол, шахмат бәйгеләрен кертергә була. Районда үткән бар чарада да "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте активистлары башлап йөри һәм актив катнаша дисәм дә ялгышмам. Район мөселман балалар сабантуе барышында узган төрле бәйгеләр, рәсем конкурслары да аларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Моннан тыш тирә-якны чистарту һәм яшелләндерү максатыннан узган өмәләрдә дә актив катнаша алар. Мохтаҗ гаиләләрдә яшәүче балаларга ярдәм йөзеннән республика буенча узган "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" акциясенә кушылып, хәрәкәт активистлары сабыйларны сөендерде. Авылда яшәүче яшьләр җәй айлары барышында активистлар белән берлектә Әтнә футбол лигасында чыгыш ясап, үзара көч сынаштылар. Лиганың финал уеннары Республика көнен бәйрәм иткән көннәргә туры килде. Бәйрәм уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында әлеге хәрәкәт активистлары төрле спорт уеннары, бәйгеләр һәм дискотека оештыруда башлап йөрделәр. Район үзәгендә "Республиканская ленточка" акциясенә кушылып үткәргән чарада исә 200 ләп кеше катнашты.

" Безнең максат - район яшьләрен спорт чаралары, төрле бәйгеләр аша берләштерү, - ди "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең Әтнә җирле бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин. Бу уңайдан районда хәрәкәт активистлары тарафыннан көн саен төрле чаралар үткәрелеп килә. Бүгенге көндә без "Парклар һәм скверлар" елы уңаеннан 5 сентябрьдә узачак бик зур чарага әзерлек эше алып барабыз. Бу көнне без район мәдәният һәм мәгариф бүлекләре белән берлектә мәктәпләрдә теннис, волейбол, футбол бәйгеләре үткәрәчәкбез. Шулай ук роликларда һәм велосипедларда узышу да булачак. Мәктәп укучылары белән берлектә флешмоб, ә кич белән яшьләр өчен дискотека оештырылачак".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев