Әтнә таңы

Әтнә яшьләре төнлә пар чыгара

24-30 март аралыгында ЮХИДИ инспекторлары Әтнә юлларында 3 машина йөртүче исерекне тоткарлыйлар. Гадәттә шимбә-якшәмбе көннәрне шәһәрдән авылга кунакка кайткан исерек шоферларны туктата идек. Хәзер алай дип тә булмый, - ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Узган атнада тоткарланган исерек шоферлар барысы да үзебезнекеләр. Ни кызганыч, алкоголь кулланган хәлдә техника йөртүчеләр саны...

24-30 март аралыгында ЮХИДИ инспекторлары Әтнә юлларында 3 машина йөртүче исерекне тоткарлыйлар.

  • Гадәттә шимбә-якшәмбе көннәрне шәһәрдән авылга кунакка кайткан исерек шоферларны туктата идек. Хәзер алай дип тә булмый, - ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Узган атнада тоткарланган исерек шоферлар барысы да үзебезнекеләр. Ни кызганыч, алкоголь кулланган хәлдә техника йөртүчеләр саны кимеми. Машиналар саны арту галәмәтеме бу? Әллә гамьсезлекме?

Реклама

Пәнҗешәмбе көнне 2 сәгать эчендә генә дә, инспектор 2 исерек хәлдә машина йөртүчене туктата.

  • "15"ле һәм "6"лы машина йөртүчеләрнең берсенең исереклеген прибор аша ачыкладык. Икенчесен больницага алып менәргә туры килде, - дип ачына инспектор.

Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар турындагы кодекста каралганча, протоколлар төзелә. Машиналары штраф-стоянкага озатыла. Күпме чыгым икәнен исәпләп карагыз әле. 30 мең сум штрафтан тыш, ябылудагы машинаны кайтарып алганда түләргә туры киләчәк. Анысының бер тәүлеге - 1500 сум. Эвакуация бәясе дә аз түгел, 1200 сум чыгарып салырга кирәк. Хәзер руль артында алкоголь кулланмаган хәлдә йөрергә дә куркыныч. Ә исерек хәлдә юл хәрәкәтләрен бозып, фаҗига ясасаң, санкцияләре - коточкыч.

  • Тагын бер исерек йөртүчене Арча юлында куып тоттык, - ди инспектор.

Аңлагансыздыр, гадәттә ЮХИДИ хезмәтеннән төнлә качарга омтылалар. Бу юлы да "14"ле руле артындагы егет туктап тормый. Тик бездәге ЮХИДИ хезмәтеннән машинада качарга омтылу - юләрлек ул. Ни кызганыч, яшьләр төнлә пар чыгаралар шул.

Ел башыннан исәпләсәк, бүгенге көнгә Әтнә юлларында 21 техника йөртүче исерек тоткарланган инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: