Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә яшьләренең кеше кулында корал буласылары килми

Язылганга кире кайтып Кеше кулында корал буласы килми "Әтнә таңы" газетасында бастырылып чыккан "Кем-кемнән риза түгел?" мәкаләсен укыганнан соң күзләре маңгайга менде Күңгәр яшьләренең. Надил ӘХМӘТОВ, Данил ЙОСЫПОВ, Булат ШАКИРОВ һәм 37 имза Кемнеңдер кемдер ирешкән уңышлардан, утырган урыныннан, аларга карата булган авыл халкының хөрмәт хисеннән көнләшеп үзләренең мәкерләренә түзә...

Язылганга кире кайтып

Кеше кулында корал буласы килми

"Әтнә таңы" газетасында бастырылып чыккан "Кем-кемнән риза түгел?" мәкаләсен укыганнан соң күзләре маңгайга менде Күңгәр яшьләренең.

Надил ӘХМӘТОВ,

Данил ЙОСЫПОВ,

Булат ШАКИРОВ һәм 37 имза

Кемнеңдер кемдер ирешкән уңышлардан, утырган урыныннан, аларга карата булган авыл халкының хөрмәт хисеннән көнләшеп үзләренең мәкерләренә түзә алмыйча язылган хатта безнең, Күңгәр яшьләренең исемен пычраттылар. Урын бүлешер өчен безне корал итеп кулланулары күңелне генә әрнетеп калмый, бик нык түбәнсетә дә. Шунысын игътибарга алырга кирәк бу хатны редакциягә җибәрүче кешеләрнең үз балалары да безнең белән йөри, урамга чыга. Димәк, бу очракта безнең генә түгел, үзләренең балаларының шәхесен дә түбәнсетәләр бит бу "яхшы күңелле кешеләр". Тик ясалган адымнар, ничәмә еллар яшьләр тырышлыгы белән күтәрелгән Күңгәр данын иң түбән дәрәҗәгә төшерүләрен, авыл дип, авыл даны дип күңел биреп йөргән яшьләрне кимсетүләрен ахыргача аңлап бетермиләр ахры күрәмсез. "Наркоманнар" имеш, үлән тарталар, күзләре пыялаланып кайталар, үз-үзләрен тотышлары сәер имеш"- башка сыймаслык сүзләр бит бу. Әйе, кайбер бәйрәмнәрдә өстәлдә кальянга да урын табыла. Ләкин бу бит "үлән" тарталар дигән сүз түгел. Кайчаннан бирле кальян тартучылар наркоманнар исемлегенә кертелә башлады соң? Нигә алайса район җирлегендәге кафеда җәйлектә кальян тарту урыннары бар иде? Җавабы бик гади, кальянга наркотик матдә салынмый. Әгәр бу шулай саналган булса, без үзебез үк аңа якын да килмәс идек. Ни дисәң дә без, Күңгәр яшьләре, бик күптәннән сәламәт яшәү рәвешен алга этәрәбез. Моңа дәлилләр дә эзлисе юк, бары тик Күңгәр авылының спортзалына гына күз салырга кирәк. Кичләр буе волейбол, мини футбол уйнар өчен сарыф ителә безнең көчләр. Алданрак спорт белән шөгыльләнер өчен шартлар җитеп бетмәде. Авыл советы белән берлектә, без, яшьләр, бу шартларны үзебез өчен үзебез тудырдык. Алай гынамы соң хөрмәтле авылдашыбыз, эшмәкәр Абдуллаҗанов Рәшит Габделхак улы ярдәме белән башка авылларны да үзебезгә кунакка чакырып, матур итеп волейбол ярышлары үткәреп торабыз. Ә бу турыда язарга теләүчеләр нигә табылмады соң, "мәрхәмәтле" авылдашлар арасында? Нигә яшьләр көче белән оештырылган концертларны мактап язучылар булмады?

Бар да бик гади, тырнак астыннан кер эзлибез тырышып, "кемне хурларга? Кемне кимсетергә?" дигән сораулар беренче урында тора. Ләкин ике-өч кешенең бу мәкерле язылган хатлары белән кемнәр ризалашыр икән? Андыйлар булса да бармак белән санарлыктыр. Хатның аноним рәвештә язылуының сәбәбе дә шунда гына. "Йокларга ирек бирмиләр, авылның тынычлыгы югалды", дигән сүзләрдә дә хаклык юк. Безнең үзебезгә мондый адымнарны рөхсәт иткәнебез юк. Авылның тынычлыгын бәйрәмнәр вакытында кичке урамнарда яңгыраган халык җырлары алса гына инде. Ләкин безгә килеп зарланучылар булмады әле.

Авыл халкына, бигрәк тә әлеге хатларны язучыларга бары шуны гына әйтәсебез килә: кемгәдер начарлык китерәм, кемнедер эшеннән кудырам дип, без, яшьләрне түбәнсетеп, булмаган ялалар ягып үз өстегезгә гөнаһ җыймагыз. Сез безнең шәхесне генә кимсетеп калмыйсыз, авылыбызның данын төшерәсез, шуны аңлагыз?!

Азат Гыйльметдинович белән Сүрия апа кичләтеп мәдәният йортының эшчэнлеген тикшергәннәр. Элек бу урында башка кешеләр утырганда ник тикшерелмәде соң? Нигә авыл яшьләре яңа ел көнне клубка кереп биер урында, салкында урамда йөрергә мәҗбүр булдылар? Ямьле җәй айларында ник соң яшьләр ябык клуб ишек төбендә басып торырга тиеш иделәр? Нигә аларның баш күтәрүләре ул вакытта игътибарсыз калды? Ник тиешле чаралар үткәрелмәде? Берәү дә идеал түгел, яза башласаң яшерен генә түгел, күзгә ташланып торучы проблемалар да җитәрлек булды...

Хатны төгәлләр алдыннан "Әтнә таңы" редакциясеннән шуны да игътибарга алуын сорыйсыбыз килә. Яшләрнең күңел ачуы турында язар өчен алар яшендәге кешегә тапшырсагыз иде. Мәгълүмат тикшерелде дигән сүзләрдә дә бер генә дә хаклык юк, күз буяр өчен авылга килеп китүләре генә булгандыр. Киләчәктә кемнеңдер гаепләүләр белән язылган хатлар редакциягә килгән очракта дәлилләр табылмыйча гаепләүле сүзләр язмасыннар иде безнең яратып укыган "Әтнә таңы" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев