Әтнә таңы

Әтнә ятимнәрен кем искә алыр

Кадерләрен исән чакта белик Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килә. Бу уңайдан илебездә дә, республикабызда да бик зур әзерлек эшләре бара. Төрле күргәзмәләр оештырыла, мәдәни бәйгеләр игълан ителә. Бу күбрәк киләчәк буынга илебез тарихында Бөек Җиңүнең нинди әһәмияткә ия булуын аңлату өчен дә эшләнелә. Әмма шул ук вакытта сугышның нәрсә...

Кадерләрен исән чакта белик

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килә.

Бу уңайдан илебездә дә, республикабызда да бик зур әзерлек эшләре бара. Төрле күргәзмәләр оештырыла, мәдәни бәйгеләр игълан ителә. Бу күбрәк киләчәк буынга илебез тарихында Бөек Җиңүнең нинди әһәмияткә ия булуын аңлату өчен дә эшләнелә. Әмма шул ук вакытта сугышның нәрсә икәнен үз җилкәсендә татыган сугыш һәм тыл ветераннарының, шул чор балаларының күңелен күрү турында да онытмаска иде. Еллап түгел, көнләп кимегән бу кешеләрнең барысы да бәйрәм итеп искә аламы соң Җиңү көнен?! Әтисе сугышта һәлак булып, әниләрен үз куллары белән җирләгән меңләгән ятимнәр өчен шул хәтле үк куанычлы була аламы икән бу бәйрәм?! Ә сугышка киткән җирдән пленга эләгеп, фашист концлагерьларының бар михнәтен күреп туган илгә кайтып егылгач та, кабат дистә еллар үз илебезнең төрмәләрендә черегәннәр, аларның газизләре ниләр кичерәдер дисез? Хәер, аларның күбесе бүген җир йөзендә юк та инде.

Реклама

Бабам сугышның беренче көннәрендә үк яуга кергән. Сталинград өчен барган аяусыз сугыштан хәбәрсез югалды дигән хәбәре килгән. Әниемнең бар хыялы - Волгоградта, Сталинград өчен кан коючылар хөрмәтенә куелган стелладан бабамның исем фамилиясе эзләп табу иде. Үзенә бару насыйп булмады. Апам белән без эзләдек бабайны ул исемлектән. Таба гына алмадык. Әнинең өмет тулы карашына түзә алмыйча, таптык дип алдадык. Әнә шул чакта әнинең ничек куанганын белсәгез! Бабайның үзен күргәннән дә болайрак булды. Бик яратып искә ала иде ул әтисен. Бабам үзе дә балалары арасыннан нәкъ менә әнине аеруча яраткан. Сабый чагында әнием бик каты салкын тиеп авырган булган. Табиблар хәтта " үлде" диеп, кечкенә кызчыкны морг бүлегенә чыгарганнар. Шул вакытта хастаханәгә бабам килеп кермәгән булса, кем белә, бәлки без дә бу дөньяга тумаган булыр идек. " Моя Лидочка не могла умереть" - юлына каршы чыккан табибларга хәрби офицерның сүзе бер булган. Нәни кызчыгын күкрәгенә кысып мәетләр арасыннан күтәреп чыккан чакта ниләр генә кичермәде икән ул. Тик шул чакта могҗиза була - кызга җан кереп, акрын гына тын алып куя. Шулай исән кала әнием.

Бабам турында бездә, кызганычка каршы, бер мәгълүмат та юк. Мәскәү округларының берсеннән сугышка алынган бабамны эзләп табу - чынга ашмас хыял. Инде аның яраткан кызы - минем кадерле әниемнең үлүенә дә тиздән биш ел була. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын үткәргән елны үлеп китте. Бу уңайдан медаль тапшырырга дип чакыргач, үзе йөри алмау сәбәпле, мине чыгарып җибәргәне истә. Безгә гади тимер кисәге генә булган шул медальгә кош тоткандай шатланды ул. Күчтәнәченә дә, котлауларына да исе китмәде. Ә менә медаль аның өчен бик кадерле иде... Исән чагында, әле йөри алганда, һәйкәл янында митингта булып, мәдәният йортында концерт карап кайта торган иде . Шунда чәй янына һәр кешегә бирелгән ике конфетны алып кайтып, йөри алмаган күрше апайларга да кертеп биреп йөргәне хәтердә. Конфетсыз заман түгел иде инде ул анысы. Ачлык заманын күрү, кеше хакы, кеше өлеше дигән төшенчәләр канына сеңгән булу шулай йөрткәндер инде аны.

Быелгы олы бәйрәмдә әни генә түгел, ул конфет өләшеп йөргән апаларның да, хәтта алардан күпкә яшьрәк булган сугыш чоры кешеләренең күбесе юк инде. Аларга хәзер Җиңү ни дә, бәйрәм ни. Берсе дә кирәкми. Ә менә исәннәренә тиешле игътибар булсын иде. Яшәгән кадәрле яшиселәре калмагандыр, исән чакта кадерләрен белергә иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: