Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә язучысы белән очраштылар

Яңа Шашы мәктәбендә якташ язучыбыз Илдар Мәлик улы Низамовның 80 яшьлек олы юбилее уңаеннан дөнья күргән "Бөртектән көшел" исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Китап бәйрәмендә район мәктәпләренең китапханәчеләре һәм мәгариф бүлеге методистлары катнашты. Чишмәле Сап авылында яшәп иҗат итүче үзешчән башкаручы Әминә Салихова чарада үзенең яңа җырын башкарды....

Яңа Шашы мәктәбендә якташ язучыбыз Илдар Мәлик улы Низамовның 80 яшьлек олы юбилее уңаеннан дөнья күргән "Бөртектән көшел" исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Китап бәйрәмендә район мәктәпләренең китапханәчеләре һәм мәгариф бүлеге методистлары катнашты. Чишмәле Сап авылында яшәп иҗат итүче үзешчән башкаручы Әминә Салихова чарада үзенең яңа җырын башкарды.

Кичәдә язучының сыйныфташлары Мөхәммәтҗан Халиков белән Гомәр Шакиров үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Ветеран укытучы Фәйзрахманов Җәүдәт Әхәт улы үзенең яңа шигырьләре белән юбилярны котлады. Язучы мәктәпкә яңа чыккан китабын бүләк итте. Очрашуны китапханәче Нәҗмиева Надия оештырды, кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Корбанова Гөлнара һәм 9 сыйныф укучылары алып бардылар.

Гөлнара КОРБАНОВА,

Яңа Шашы мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев