Әтнә таңы

Әтнә ышанычны аклады

"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексының актлар залында "Бердәм Россия " сәяси партиясенең XXIV партия конференциясе булып узды.Конференция эшендә Дәүләт советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин һәм региональ сәяси совет әгъзасы Илнур Хамидуллин катнашты. Конференцияне район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов алып барды. Әле кайчан гына авыл җирлекләрендә бердәм рәвештә праймеризлар булып узган...

Реклама

"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексының актлар залында "Бердәм Россия " сәяси партиясенең XXIV партия конференциясе булып узды.Конференция эшендә Дәүләт советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин һәм региональ сәяси совет әгъзасы Илнур Хамидуллин катнашты. Конференцияне район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов алып барды. Әле кайчан гына авыл җирлекләрендә бердәм рәвештә праймеризлар булып узган иде. Алар барышында җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар сайлаганды. Конференция делегатлары исә яшерен тавыш бирү юлы белән Әтнә җирле үзидарә вәкллекле органнары депутатларын бер мандатлы сайлау округларына тәкъдим иттеләр. Конференциянең санау коммиссиясе рәисе Гөлназ Мусина сүзләре буенча, 83 кандидат бертавыштан сайланды да. Делегатлар каршында чыгыш ясап, Рауль Рәхмәтуллин "Бердәм Россия" партиясен әйдәп баручы партия дип атады. - Бүтәннәрдән аермалы буларак, бу партия башында илебездә дә, республикабызда да халык хөрмәтен казанган җитәкчеләр тора. Ә бу исә аларның халык каршында җаваплылыгын арттыра. Республикада махсус программалар кабул ителә. Килеп чыккан проблемалар хәл ителеп килә. Татарстанның чагылышы буларак, Әтнә дә зур үсеш кичерә. Яңа үсеп чыккан биналар - мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары әнә шул турыда сөйли,- диде ул. Депутат сүзләренә өстәп, Айрат Фәнил улы Каюмов 13 сентябрьдә булып узачак Президент сайлаулары турында сөйләп узды. - Быел район халкы истәлекле дата- районыбыз оешканга 25 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Моннан 25 ел элек республика җитәкчелеге тарафыннан Әтнәгә зур ышаныч белдерелеп, ул аерым район булып яши башлады. Бүген без зур горурлык белән әйтә алабыз - районыбыз үзенә белдерелгән ышанычны аклады. Җирле үзидарәләргә депутатлар сайлауга килгәндә, алар турыдан туры халык белән эшли торган кешеләр. Район халкы проблемаларын хәл итү, алга куелган бурычларны үтәү, киләчәктә районның икътисади- социаль үсеше - өлешчә алар белән бәйле,- дип белдерде ул. Конференция барышында анда катнашучыларның вәкаләтләре билгеләнде, мандат коммиссиясе рәисе Рәхинә Шакированың һәм делегатлар Равилә Мөхәмәтгалиева һәм Гөлүсә Рәхимҗанованың чыгышлары тыңланды. Шунда ук партиянең Әтнә бүлеге җирлегенең сайлау алды программасы кабул ителеп, сайлау алды кампаниясенең бурычлары билгеләнде , башкалабыз Казанда узачак төбәкара конференциягә делегатлар сайланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: