Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә "йолдызчык"лары

Шахмат "йолдызчык"лары"быз Азалия Мифтахова һәм Самат Шәрәфиев һаман гаҗәпләндерәләр. Яшь булсалар да, инде разряд нормативларын да үтәделәр. Күптән түгел икесе дә шахмат лагерендә ял итеп кайттылар, монда үзләреннән өлкәнрәкләр белән уйнап, Азалия беренче урын яулады. Нәтиҗәдә II разряд алды. Самат та бик яхшы чыгыш ясады һәм III разрядка иреште. Яңа...

Шахмат "йолдызчык"лары"быз Азалия Мифтахова һәм Самат Шәрәфиев һаман гаҗәпләндерәләр. Яшь булсалар да, инде разряд нормативларын да үтәделәр. Күптән түгел икесе дә шахмат лагерендә ял итеп кайттылар, монда үзләреннән өлкәнрәкләр белән уйнап, Азалия беренче урын яулады. Нәтиҗәдә II разряд алды. Самат та бик яхшы чыгыш ясады һәм III разрядка иреште.

Яңа гына "Зур Кама" исемле 15нче төбәк турнирында катнаштылар. Бу юлы 2009 елгы һәм яшьрәкләр арасында Азалия Мифтахова II урын алды. Моны шахматчылар тренеры Раил Шакиров:

- Бик зур уңыш бу, - дип бәяләде.

Икесенең дә киләчәге өметле, тырышлар алар. Киләчәктә дә зур уңышлар белән сөендерерләр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев