Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтә

Узган атна барышында ЮХИДИинспекторлары чит районнан безгә кергән, машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган берәүне Мари чигеннән тотып алып кайтканнар. Машинасы - штрафстоянкага җибәрелгән, үзенә 15 мең күләмендә штраф салынган. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов сүзләренә караганда, каникул башланганнан бирле укучылар белән мәктәп яны лагерьларында профилактик әңгәмәләр үткәрү...

Узган атна барышында ЮХИДИинспекторлары чит районнан безгә кергән, машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган берәүне Мари чигеннән тотып алып кайтканнар. Машинасы - штрафстоянкага җибәрелгән, үзенә 15 мең күләмендә штраф салынган. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов сүзләренә караганда, каникул башланганнан бирле укучылар белән мәктәп яны лагерьларында профилактик әңгәмәләр үткәрү дәвам итә. Шул ук вакытта район юлларында тәртип бозучыларны да күз уңыннан ычкындырмыйлар. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утырган берәү тоткарланып, эше судка җибәрелгән. Балалар утыргычы булмаган 2 , үзләре куркынычсызлык каешы такмаган 8 машина йөртүчегә протоколлар төзелгән. 38 машина йөртүче тизлек арттырган өчен, икесе тонировка, тагын 3 машина йөртүче көннәр матур булуга карамастан, номерларын укып булмау нәтиҗәсендә җаваплылыкка тартылган. Шул ук вакытта ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Шуны да онытмасак иде, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган машина йөртүчене күргән очракта Эчке эшләр яки ЮХИДИ бүлегенә шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Үз тынычлыгыбыз үзебездән тора - тирә яктагыларга игътибарлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев