Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ЮХИДИ инспекторы күңгәрләрне бүләкләде

21 апрель көнне районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев Күңгәр мәктәбендә 2-5 сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендәге белемен тикшерде. Җәйге каникуллар чорында юлда, шулай ук велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Мәктәпнең ЮИД командасы укытучылары ярдәмендә бик эчтәлекле чыгыш әзерләгән, алар да юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. Конкурс уздырдылар: укучылар сорауларга...

21 апрель көнне районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев Күңгәр мәктәбендә 2-5 сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендәге белемен тикшерде. Җәйге каникуллар чорында юлда, шулай ук велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Мәктәпнең ЮИД командасы укытучылары ярдәмендә бик эчтәлекле чыгыш әзерләгән, алар да юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. Конкурс уздырдылар: укучылар сорауларга җавап биреп, баллар тупладылар. Шул нигездә призлы урыннар билгеләнде. I урынны V сыйныф укучысы Илшат Мәүлиев яулады. II урынны II сыйныф укучысы Илназ Хөснетдинов алды. III урынга V сыйныфтан Данил Нурмөхәмәтов лаек булды. Аларны зурлап бүләкләделәр һәм грамоталар тапшырдылар. Һәр катнашучыга истәлек бүләкләре өләштеләр. Мондый очрашулар дәвам итәчәк. Ә 30 апрельдә узачак ЮИДлар слетында Күңгәр мәктәбенең яшь инспекторлары да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев