Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ЮХИДИ җитәкчесе кисәтә

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметов биргән мәгълүматларга караганда, узган атна барышында балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер, яктылык кайтаргыч элементларсыз йөргән өчен - бер,каеш такмаган өчен - 13, номер пычрак булган өчен - 4, страховкасыз йөргән әчен - 2, документларсыз йөргән өчен - 9 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Ике...

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметов биргән мәгълүматларга караганда, узган атна барышында балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер, яктылык кайтаргыч элементларсыз йөргән өчен - бер,каеш такмаган өчен - 13, номер пычрак булган өчен - 4, страховкасыз йөргән әчен - 2, документларсыз йөргән өчен - 9 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Шул ук вакытта руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утырган өчен ике машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, машиналары штраф стоянкага озатылган. " Машина йөртүчеләр юлларда игътибарлы булсыннар иде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Тизлек режимын саклауга да игътибар бирелсен. Күп һәлакәтләр спиртлы эчемлекләр куллану һәм тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Җәяүлеләр исә юл аша чыкканда сак булсыннар, юлны тиешле урында гына чыксыннар", - дип киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев