Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юл оешмасы кышкы чорга әзер

Казанда кышкы чорга 6,5 мең тонна бозга каршы реагент һәм 82 мең тонна тозлы-ком катнашмасы әзерләп куйганнар. Бу тиешле нормадан 70 процент чамасы. Су сиптерү машиналары да кышкы режимда эшләүгә үзгәртеп корылган. Шәһәр мэриясе пресс-хезмәте әнә шулай дип хәбәр иткән. Бу яктан Әтнәдә ничек икән? "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогы...

Казанда кышкы чорга 6,5 мең тонна бозга каршы реагент һәм 82 мең тонна тозлы-ком катнашмасы әзерләп куйганнар. Бу тиешле нормадан 70 процент чамасы. Су сиптерү машиналары да кышкы режимда эшләүгә үзгәртеп корылган. Шәһәр мэриясе пресс-хезмәте әнә шулай дип хәбәр иткән.

Бу яктан Әтнәдә ничек икән? "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогы начальнигы урынбасары Алмаз Гәрәевтән шул хакта сораштык.

Район "юлчы"лары кышкы чорга тулысынча әзер. 3,5 мең тонна тоз-ком катнашмасы туплап куйганнар, бу тиешлегә карата 100 %. Техника да җитәрлек: 4 "КДН", 2 "МТЗ", 2 грейдер, 1 "Амкадор", 1 "К-700" һәм бураннар вакытында авыллардан читтә кулланыла торган, кар сиптерүгә көйләнгән "Урал" машинасы бар. Әле тагын бер "КДН" кайтачак икән. Иң мөһиме - кадрлар белән тупланыш та 100 % тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев