Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлчылары күрмәгәнне күрсәтә

Кайда ничектер, әмма безнең юлчылар барына да өлгерә. Әле кичә генә Олы Әтнәнең әйләнгеч юлын үсеп утырган үләннәрдән арындырып, ялт итеп чистартып калдырдылар. Әйдә ярамаган тагын, дип узар иде берәү булса, безнекеләр андый түгел. Артка чигенеп кабат-кабат чистартып үттеләр. Борылып та карап карадым, әллә карап эшләтүчеләре бар микән дип. Юк,...

Кайда ничектер, әмма безнең юлчылар барына да өлгерә.

Әле кичә генә Олы Әтнәнең әйләнгеч юлын үсеп утырган үләннәрдән арындырып, ялт итеп чистартып калдырдылар. Әйдә ярамаган тагын, дип узар иде берәү булса, безнекеләр андый түгел. Артка чигенеп кабат-кабат чистартып үттеләр. Борылып та карап карадым, әллә карап эшләтүчеләре бар микән дип. Юк, үзләре шулай намус белән эшли алар.

"Татавтодор"ның Әтнә бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Нур улы Хәмитов белән сөйләшкәндә әйтеп күрсәттем, ә ул исе китми генә: "Тәртип шундый, аннан соң безнең егетләр бөтенесе шундый", - дип әйтеп куйды.

Шулайдыр, шулай булмаса бар эшкә дә өлгерә алмаслар иде. Чөнки башкарылган эшләре шактый. Арча-Әтнә юлының 2,5 км арасы асфальтланды. Яңа Әтнә, Кече Әтнә, Шәкәнәч авыллары урамнарына таш салынды. Күңгәр авылының 500 метр арасы асфальтланды. Кирәк җирләргә торбалар да салдылар.Өч километрга җыйналган авыл араларындагы чокырларны ямап, кирәк җирен асфальтлап яңарттылар. Казан-Әтнә арасындагы авыл аралары, Чишмәле Сап юлы, Киме, Сәрдә юллары моңа шаһит.

Мин гаҗәпләнгән юл кырыйларына "Атна саен, бер-ике тапкыр чыга чапкычлы тракторлар, ә алар бездә икәү," - дип әйтеп узды җитәкче.

Менә шулай. 37 кешесе булган коллектив бар көченә эшләп торганга юлларыбыз, Аллага шөкер, безнең. Әтнә юлларының әйбәтлеген берәү дә инкарь итмәс.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев