Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юллары асфальтлана

Максатчан программа Юллар, урамнар асфальтлана "Күрербезме икән без дә бу асфальтны...", дип тилмергән авыл халкын сөендерәсем килә. Сез дә асфальт юллы булачаксыз. Заманча яшәргә, заманча сөйләшергә, асфальт юлдан тек-тек басып йөрергә өйрәнеп беттек. Шуңадыр "кирәк" белән "тиеш"не әйтүчеләр, остаручылар күбәйде. Безнең белән янәшәдә, бер авыл эчендә бата-чума пычрак урамнан йөрүчеләр,...

Максатчан программа

Юллар, урамнар асфальтлана

"Күрербезме икән без дә бу асфальтны...", дип тилмергән авыл халкын сөендерәсем килә. Сез дә асфальт юллы булачаксыз. Заманча яшәргә, заманча сөйләшергә, асфальт юлдан тек-тек басып йөрергә өйрәнеп беттек. Шуңадыр "кирәк" белән "тиеш"не әйтүчеләр, остаручылар күбәйде. Безнең белән янәшәдә, бер авыл эчендә бата-чума пычрак урамнан йөрүчеләр, "Кечкенә авыллар да асфальтлы булып бетте бит инде, дип тилмерүчеләр барын белмәүчеләр дә җитәрлек. Бәхеткә дип әйтик, әле халык сүзен ишетүче җитәкчеләр бар. Менә шуларның тырышлыгы, хөкүмәт ярдәме белән районыбыз юлларының бер өлешенә, Олы Әтнә авылының иң начар хәлдәге урамнарына асфальт җәеләчәк быел. Игътибар иткәнсездер, Арча юлы белән килгәндә 1,5 километр аралыгындагы юл, банк бинасына кадәр асфальтланып, май заводына кадәр эшләнде. Моны ОАО "Татавтодор" Арча филиалы Әтнә участогы юлчылары башкарды. Моннан тыш әлеге коллектив тагын ике урамга асфальт җәячәк, "Пушкин урамын тулысы белән эшләячәкбез, икенче урам әлегә билгесез, бәлки Тукай урамы булыр... - дип дәвам итте оешманың җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов - Күңгәрдә ике километр юлга 11 торба куелып, аның икесе зур, вак таш җәеләчәк. Бу юлга ком салына башлады инде. Мамыш авыл башына кадәр дә таш җәеләчәк, авыл эченә халык үзе җыелып таш җәйгән, әйтергә кирәк, әйбәт, сыйфатлы итеп җәелгән, анда безнең керү кирәкми. Тагын 1,5 километрлы Чишмәле Сап юлы бар, ул да авыл эченә керә. Арча белән Ташчишмә авылы арасындагы 2 километр юл да асфальтланачак. Комыргуҗа юнәлешендә Төрекләрдә 1,5 километр аралыгындагы юл да асфальтлы булачак. Алла боерса, без бу эшләрне быел җәйлектә башкарачакбыз". Монда безнең урам юк бит әле, дип әйтергә ашыкмагыз, калган урамнарны ОАО "Волгодорстрой" эшләячәк. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Халиковтан сорашып белдек. "Ударник, Пролетар, Кустарь, Наратлык урамнарына быел җәйлектә асфальт җәелер, дип уйлыйбыз. Мөмкинлек булса, тагын берничә урамны күздә тотабыз..." - диде ул. Бирсен Ходай, берничә урам белән бергә, моңа кадәр җәелгән асфальт юлларны да төзекләндерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев