Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юллары өчен "Платон" йөк булмасмы

Татарстанда "Платон" системасы төбәк юллары өчен өстәмә йөк булмагае дип шикләнәләр. Татарстан вәкилләре бу система буенча барган полемикага катнашмыйлар, шуңа карамастан моны һәрдаим күз куңында тоталар. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин шулай дип хәбәр иткән. "Әгәр дә ул юллар буенча түләтсәләр, йәк машиналары төбәк һәм җирле юлларга күчәләр. Ә алары...

Татарстанда "Платон" системасы төбәк юллары өчен өстәмә йөк булмагае дип шикләнәләр.

Татарстан вәкилләре бу система буенча барган полемикага катнашмыйлар, шуңа карамастан моны һәрдаим күз куңында тоталар. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин шулай дип хәбәр иткән. "Әгәр дә ул юллар буенча түләтсәләр, йәк машиналары төбәк һәм җирле юлларга күчәләр. Ә алары шул кадәр йөкне кабул итәргә әзер түгел", - дип уфтана ул. Инде хәзер үк фуралар Казанга керәләр һәм тирә-яктагы кечкенә юллар аша узалар.

Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренә караганда, йөк машиналарының интенсив хәрәкәте зур йөккә исәпләнмәгән юлларда колеялар барлыкка китерә. Ә монысы барлык төр транспорт өчен дә куркыныч. "Проблема бар һәм аны өйрәнергә кирәк, Федераль үзәк төбәкләр фикерен дә белешергә тиеш", - ди ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев