Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юллары чиста

Кар ява. Яуганын сокланып карап торсак та, юлга хәйран сала, йөрү кыенлаша. Аллага шөкер, авыл урамнары чиста. Коммуналь хуҗалыкның ике тракторы иртәдән кичкә кадәр йөреп тора. Бар да көйләнгән. Чүп җыючы тракторның алдына да кар эттергеч куелган. "Ниләр генә эшләми бу Васил...", дип сокланып, гаҗәпләнеп озатып калабыз үзен. Районыбыз юллары...

Кар ява. Яуганын сокланып карап торсак та, юлга хәйран сала, йөрү кыенлаша. Аллага шөкер, авыл урамнары чиста. Коммуналь хуҗалыкның ике тракторы иртәдән кичкә кадәр йөреп тора. Бар да көйләнгән. Чүп җыючы тракторның алдына да кар эттергеч куелган. "Ниләр генә эшләми бу Васил...", дип сокланып, гаҗәпләнеп озатып калабыз үзен.

Районыбыз юллары да чиста. "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогы коллективы да үз эшен намус белән башкара. "Бар да тиешенчә эшләнә, кар яуганда техникалар юлларда даими йөреп тора. Өч смена эшлибез, кар бик каты яуса 10 берәмлек техника юлга чыга. Болай әкрен генә явып торганда билгеле техника саны кими...", - ди юл оешмасы җитәкчесе Зөлфәт Нур улы Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев