Әтнә таңы

Әтнә юллары чистартыла

Республикада өч көн дәвамында буран котыра, кая карасаң да кар көртләре. Аллага шөкер, районыбыз юлларын чистартып торалар, тәүлек әйләнәсе КамАЗлар, грейдерлар, беларуслар юлда. Авыллар арасын да чистарттылар, авыл урамнары да йөрерлек хәлдә. Һәм боларның барысы да район хакимияте тарафыннан тикшерелеп тора. - Юлларыбыз тәүлек әйләнәсе чистартыла. Кешеләре сменалап эшлиләр. 4...

Республикада өч көн дәвамында буран котыра, кая карасаң да кар көртләре. Аллага шөкер, районыбыз юлларын чистартып торалар, тәүлек әйләнәсе КамАЗлар, грейдерлар, беларуслар юлда. Авыллар арасын да чистарттылар, авыл урамнары да йөрерлек хәлдә. Һәм боларның барысы да район хакимияте тарафыннан тикшерелеп тора.

- Юлларыбыз тәүлек әйләнәсе чистартыла. Кешеләре сменалап эшлиләр. 4 КамАЗ, 2 грейдер, 3 Беларус юлда бүген. Барысы да үз эшләренең остасы. Кайсы яккка барсагыз да, юл бар...- ди ОАО "Татавтодор" Арча филиалы Әтнә участогы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов.

- Район үзәгендә ике техника чиратлашып йөреп тора,Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов белән контрольдә тотабыз урамнарның кардан чистартылышын...- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Реклама

Башка авыл җирлекләрендә авыл урамнарын хуҗалык тракторлары чистартып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: