Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлларында да электромобильләр пәйда булырлар

Электомобильләр аркасында нефть бәяләре тагын да төшәргә мөмкин. Экологик яктан зарары булмаган бу транспорт төре елдан-ел популярлаша. "Бломберг" аналитиклары шундый фикергә килгәннәр. 2015 елда гына дөньяда электрокарлар сату 60 процентка үскән. Әле бу бензин бәяләре искиткеч дәрәҗәдә кими торып бит! Бу хәлдән, 2023 елга нефтькә булган көнлек ихтыяҗ 2 млн....

Электомобильләр аркасында нефть бәяләре тагын да төшәргә мөмкин. Экологик яктан зарары булмаган бу транспорт төре елдан-ел популярлаша. "Бломберг" аналитиклары шундый фикергә килгәннәр. 2015 елда гына дөньяда электрокарлар сату 60 процентка үскән. Әле бу бензин бәяләре искиткеч дәрәҗәдә кими торып бит! Бу хәлдән, 2023 елга нефтькә булган көнлек ихтыяҗ 2 млн. Баррельгә кадәр кимергә мөмкин, ә бу инде нефть бәясенең тагын да кимүе дигән сүз. Инде кайбер компанияләр бәясе 30 мең доллардан кимрәк торган, ә ход запасы 320 километрдан узган электромобильләр чыгарырга җыеналар. Шул ук вакытта бензин белән эшләүче автомобиль чыгаручы компанияләр дә бу юнәлештә миллиардларча доллар акча тоталар. Шулай итеп, төгәл датасын белмәсәк тә, без яңа технологик революция шаһиты булырга мөмкинбез.

Шунысы сәер, нефть чыгаручы илләрдә әлегә кадәр 2040 елга электромобильләр дөньяның автомобильләр базарында 1 % кына тәшкил итәчәкләр дип саныйлар.

Шулай да, тиздән Әтнә юлларында да электромобильләр пәйда булырлар дип өметләгник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев