Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлларында ике исерек машина йөртүче тоткарланган

Юлларда имин булыйк ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов хәбәр итүенчә, узган атнада өч машина йөртүчегә баласын кмахсус утыргычсыз йөрткән өчен, тагын өчесенә баланы куркынычсызлык каешы такмаган килеш йөрткән өчен протоколллар төзелгән. Ике райондашыбыз руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган килеш тоткарланган, машиналары штрафстоянкага озатылган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бер...

Юлларда имин булыйк

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов хәбәр итүенчә, узган атнада өч машина йөртүчегә баласын кмахсус утыргычсыз йөрткән өчен, тагын өчесенә баланы куркынычсызлык каешы такмаган килеш йөрткән өчен протоколллар төзелгән. Ике райондашыбыз руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган килеш тоткарланган, машиналары штрафстоянкага озатылган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бер җәяүле җавапка тартылган, ике яшүсмергә "Стоп! Твоя жизнь в опасности!" махсус карточкалары тутырылган. Узган атнада велосипед белән олы юлдан барган баланың машинага бәрелүе турында ишеткәнсездер инде. Бу хәл балигъ булмаган балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә гыйбрәт булып тора. Балаларыбызны саклыйк, үзебез дә юл кагыйдәләрен төгәл үтик. Иминлек - үзебезнең кулларда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев