Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлларында исерекләр кимеми

Кисәтеп торабыз... Юлларда исерек шоферлар гына кимеми", - дип уфтана ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Узган якшәмбе көнне көндезге сәгать 14.00 тирәсендә ЮХИДИ инпекторын юл-транспорт һәлакәтен теркәргә чакырталар. Түбән Бәрәскәдә 2 "ДЭУ" маркалы машина юл бүлешә алмаган. Бу хакта инспектордан сораштым.

- "Матиз" һәм "Нексия" автомобильләре бәрелешкән. Кызганычка каршы, аларның берсе спиртлы эчемлек кулланган. Һәм кабат кызганыч дип кабатларга мәҗбүрмен, ул - хатын-кыз, - дип авыр сулый инспектор.
Хатын-кызларның да үзләрен тискәре яктан күрсәтүләренә аптырый. "Алай булырга тиеш түгел бит инде", - ди. Мондый хәл 50 ел элек булса - оят саналыр,100 ел элек андый хатын-кызны урамга да чыгармаслар иде... "Хәзер - демократия", - диючеләр табылыр. Әмма демократия исерек килеш рульгә утырырга рөхсәт бирми, җәмәгать. Нәтиҗәдә, "ДЭУ Матиз" йөртүче, гүзәл зат статусыннан колак кагып, исереккә әйләнде. Аның спиртлы эчемлек куллануын больница аркылы исбатладылар. Гаепле зат йөртүче хокукыннан мәхрүм булды, өстәвенә, күпме штраф түләргә кирәк. Машинасы штраф-стоянкага озатылды.

Шул ук төнне инспектор Күңгәрдә җилдерүче "Форд Фокус" автомобилен дә туктата. Моны үзе:

- Төнлә яшьләр машинада чабарга яраталар, - дип аңлата.
Бу очракта руль артындагы егет алкоголь куллануга тикшеренергә больницага барудан баш тарта.

Ә гомумән алсак, ел башыннан 10 февральгә кадәр техника белән исерек хәлдә идарә итүче 8 кеше тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев